Башкортстан фаҗигасе: өч баласы һәм иренең тереләй утта януын күреп, ана йөрәге ничек түзгәндер?

Араларында 5 бала да бар. “Кызыл әтәч”тән бары тик ике хатын-кыз гына чыгып котыла ала.
– Бик зур фаҗига бу, без әле дә шок хәлендә, – ди Урыс авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Рахматуллин. – Безгә икеләтә, йөзләтә авыр, чөнки әлеге фаҗига хезмәттәшебез, авыл җирлегендә идарәче булып эшләүче Вероника Садретдинова гаиләсендә килеп чыкты. Шундый, әйбәт, тәртипле гаилә. Гаилә башлыгы Рамил вахта режимы белән кайтып-китеп эшли. Өч балалары бар: Рәзил, Виктория, Арслан. Икесе – мәктәп укучысы, иң кечкенәсенә өч яшь иде.

Садретдиновларда күңелле чор: Мәскәү өлкәсеннән кунаклар кайткан мәл. Алар авылда ике атна чамасы торырга өлгерә. Әмма бу аларның кече ватаннарына соңгы тапкыр кайтуы була. Янгын телләре дүрт кунакның да гомерен өзә.
Хуҗабикә Вероника ханым белән каенанасы Фатыйма апа гына тәрәзәдән сикереп чыга. Ә калганнар исә йоклаган җирдән, уянырга да өлгермичә тереләй утта яна.
– Өч баласы һәм иренең утта януын күреп, Вероника ничек түзде икән? Иң авыры аңа инде... Миңа янгын турында төнге 3нче яртылар тирәсендә шалтыраттылар. Өйләре зур иде: шыгырдаган агачтан. Мизгел эчендә янып бетте. Бик авыр хәл. Әле ышанып та булмый. Тулы бер гаилә күз алдыңда юкка чыксын әле. Вероника бик шат күңелле, ярдәмчел ханым. Күңеле нидер сизенгән дип әйтә алмыйм. Гаиләсез калырмын дип кем уйласын? Гел яхшы кәефтә йөрде, ирен, балаларын үлеп яратты, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Рамил белән Верониканың ике баласы әле башлангыч сыйныфларда гына укыган. Берсе – икедә, икенчесе өченче класста. Боларны Үгез авылы мәктәбеннән әйттеләр.
– Директор да, аның урынбасары да мәктәптә түгел, алар районга Мәгариф идарәсенә китте, – диде телефон трубкасын алган ханым җавапка. – Бу гаилә турында бернинди дә начар сүз әйтеп булмый. Фатыйма апа – гомере буе алдынгы савымчы булды. 5 бала тәрбияләп үстерде. Балалары барысы да әйбәт укыды, һәрьяктан үрнәк булдылар, өчесе – көмеш медаль иясе. Әти-әниләр комитетын башта Фатыйма апа җитәкләде, аннан бу вазыйфа килене Вероникага калды. Рамил – Фатыйма апаның төпчек улы. Бик җаваплы, тырыш, уңган булган ир. Тапкан һәр тиенгә өй ремонтладылар, матурайттылар. Авыл халкы бит инде ул арзанлы материал ала, менә шул бәлага китерде микән инде? Белмим, күз алдында шундый зур гаиләнең юкка чыгуына ышанып булмый. Мәскәүдән дә кызлары (ул да көмеш медаль иясе) ике баласы белән әйтерсең үлемен эзләп кайткан...
7 августка каршы төндә, 00:24 сәгатьтә чыккан һәм тугыз кешенең үлеменә китергән янгынга электрүткәргечләрнең төзек булмавы сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова җиткерде, дип яза "ТАСС" агентлыгы. Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109нчы маддәсе 3нче бүлеге ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылган.
Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.