Логотип
Яңалыклар

Балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны алу тәртибе

Иң мөһиме – ашыкмаска-кабаланмаска. Кайсы гаиләләргә бу акча тиеш – аны барысы да алачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия Фондының ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана ГАЙДУК шулай диде.  

 

 

Иң мөһиме – ашыкмаска-кабаланмаска. Кайсы гаиләләргә бу акча тиеш – аны барысы да алачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана ГАЙДУК шулай диде.  

 

Пандемия вакытында халыкка өстәмә ярдәм күрсәтү йөзеннән, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бер тапкыр 10 мең күләмендә акча биреләчәген хәбәр иткән идек инде.  

Гаризалар 12 майдан инде кабул ителә башлады.  

Әмма кичә бик күпләр, гариза бирергә тырышып караса да, бирә алмады, чөнки  ЕГПУ («Единый портал госуслуг Российской Федерации») эшләмәде. Бу порталга берьюлы бик күп кеше кергәнлектән, техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан.  

 

Инде акчаны алу тәртибе турында: 

* бу акча 3 яшьтән 16 яшькәчә булган барлык балаларга да бирелә – гаиләнең матди хәленә карамый;  

 

* балага 16 яшь 11 майга кадәр тула икән, бу акча аңа бирелми;  

 

 * балага 16 яшь 11 майдан 30 июньгә кадәр вакыт аралыгында туса – ул матди ярдәмне алачак;  

 

* гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькәчә берничә бала бар икән, акча барысына да түләнәчәк; 

 

* гаризаны баланың бары тик әнисе яки әтисе генә бирә ала; 

 

* гариза бирү өчен өйдән чыгарга кирәкми дә – ул электрон юл белән генә дә кабул ителә; 

 

* әмма баланың опекуннарына, барлык документлар белән  (паспорт, баланың туу турындагы таныклыгы, опекунлыкны раслаучы документ), пенсия фондына үзләренә килергә кирәк булачак. Алдан чиратка язылырга онытмаска кирәк; 

 

* гариза формасын тутыру бик гади. Сездән бары тик аны тутырганда бик игътибарлы булу сорала: үзегезгә дә, фонд хезмәткәрләренә дә өстәмә мәшәкать китереп чыгармас өчен, бигрәк тә банк реквизитларын тутырганда кат-кат тикшерергә кирәк; 

 

* гаризаны  ЕГПУда да («Единый портал госуслуг Российской Федерации» ), Пенсия фонды сайтында да калдырырга була; 

 

* бу акча бары тик исәп-хисап счетына гына күчә, почта аша җибәрелми; 

 

* акча күчерү өчен теләсә кайсы банкны күрсәтергә мөмкин;

 

* акча алырга гариза язучылар Россия гражданнары булырга һәм Россия территориясендә яшәргә тиешләр; 

 

* бала вафат булган очракта, акча түләнмәячәк; 

 

* бу акчадан салым түләнми; 

 

* гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар