Логотип
Яңалыклар

Балалар клиник хастаханәсендә – бәйрәм! 

2019 елның 13 августында Балалар республика клиник хастаханәсендә АО «ТАТМЕДИА» катнашында хәйрия акциясе узды. 

 

2019 елның 13 августында Балалар республика клиник хастаханәсендә АО «ТАТМЕДИА» катнашында хәйрия акциясе узды.

«Детство – Крылатые качели...» фотогалереясы бәйрәм рухы биреп, якты төсләре, елмаюлары, шәп кәефе белән әллә каян чакырып тора иде. «ТАТМЕДИА» фотографлары Владимир Васильев, Анна Арахамиа, Илназ Мөхәрләмов, Ринат Низаметдиновлар балаларның күңел халәтен, кичерешләрен, кызыксынуларын һәм мавыгуларын шулкадәр оста итеп чагылдыра алганнар! АО «ТАТМЕДИА»ның генераль директоры А. В. Кузьмин әлеге фотогалереяны ДРКБга бүләк итте. А.В. Кузьмин тагын бер бүләк әзерләгән булып чыкты: биредә дәваланучы кечкенә пациентларга хәзер балалар журналлары «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» килеп торачак. Ә балалары янында стационарда булган әниләр «Сөембикә» журналын укып барачак. Мондый бүләк хастаханәдә яткан балаларның да, әниләрнең дә хәлен җиңеләйтер, көннәрен ямьләр. Шунысын да әйтик: «Сөембикә» журналын ДРКБның ветеран хатын-кызларына да яздырып, «ТАТМЕДИА» медицина хезмәткәрләрен дә сөендерде. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар