Айдар Фәйзрахманов Президентка нәрсә хакында әйтергә җыена?

Казан IT паркының футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә журналистлар каршында бүген Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар ансамбльнең «алтын фонды»на кергән «Милли аһәң», «Каз канаты», «Җымытым» кебек музыкаль композицияләрне башкардылар, «Кетеки», «Ярмәк» кебек биюләр күрсәттеләр. Артистлар кулындагы кубыз, думбра, кырлы бәләк, саз кебек милли уен кораллары да чит ил журналистларында шактый зур кызыксыну уятты. 

Ансамбльнең җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов соңыннан журналистлар белән әңгәмә вакытында менә ниләр әйтте: 
– Мондый команда җыю җиңел түгел. Гадәттә, безгә йә вокалчы, йә инструментта уйнаучы, йә биюче килә. Ансамбльдә эшли башлагач, алар бүген сез күргән барлык һөнәрләргә өйрәнә: биючеләр – җырлый башлый, җырчылар – бии... Биючеләр миндә, гомумән, бик аз. Без бүген монда биюләребезне күрсәтә алмадык – аерым элементлар гына тәкъдим иттек. Биюне күрсәтү өчен зур сәхнә кирәк.

Бездә автор әсәрләре бөтенләй юк – фольклор материалына нигезләнеп кенә эшлибез. Бүгенге чыгышыбызны барлык милләт вәкилләре дә кабул итә алырлык әсәрләрдән төзергә тырыштык. Безне аңлау өчен татар телен белү мөһим түгел бит. Мин үзем дә, мәсәлән, инглиз телен начар беләм, бөтенләй белмим дисәм дә була, әмма инглиз телендәге җырларны тыңлыйм. Яратып тыңлыйм! Итальян телендәге җырлар да ошый миңа. Шуңа күрә дә, гел әйтәм, музыка – интернациональ ул. Әгәр ул сәнгать дәрәҗәсендә икән – бөтен кешегә дә аңлашыла. Мин шушы принципка нигезләнеп эшлим. 

Мин үзем футболны да сәнгать дип карыйм. Чын футболны! Профессиональлар дәрәҗәсендәге спорт, чыннан да, югары сәнгать ул. Балетка якынрак, классик музыкага... Чикләре юк – аны бөтен кеше кабул итә ала. Казанга күпме кешене чакырып китерде, күпме кешене берләштерде әнә футбол! Кемнәрне генә очратмыйсың бүген кала урамнарында! Мин менә шулай итеп үзебездә фольклор фестивале үткәрү турында хыялланам. Бөтен дөнья күләмендә! Аргентинадан да килерләр иде, Бразилиядән дә, Италиядән дә... Бу шоуны карарга стадионнарга, беләсезме, күпме халык чыгар иде?! Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич әгәр мине берәр кайчан кабул итсә: «Әйдәгез, шундый бер фестиваль үткәрик!» – дияр идем. Минем инде аны ничек атарга дигән идеям да бар. «Алтын Урда» дип аталачак ул! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 15 апрель 2021 - 19:52
    Без имени
    Искиткеч кеше Сез, Айдар абый! Яшьлэр дэ Сезгэ соклану, хормэт белэн карый. Чит илдэ булсагыз Сезне куккэ чоярлэр иде. Президент Сезне куптэн кабул итэргэ тиеш иде инде. Тарих сонаруны кичерми. Эллэ нинди "узгэреш жиллэре"тугел Сез кирэк,сезнен ансамбль, чыгышларыгыз кирэк безгэ. Озак яшэгез,сэламэт булыгыз!
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6555
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9177
    0
    73
  • 4291
    0
    49
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3429
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 15 апрель 2021 - 10:33
    Без имени
    Йомшак күңелле балалар үзләре башлап сөйләшергә дә белмиләр шул. Минем дә бердәнбер улымның йөрегән кызлары үзеннән олы була. Ахрысы, кызлар үзләре кыюрак минем улымнан. Берни дә әйтеп булмый. Үзе тормышын үзе корсын, дип, барысына да риза мин.
    Улыбыз өч балалы хатын алган...
  • 15 апрель 2021 - 08:49
    Без имени
    Мескен апа, жылап укыдым. Рэхмэт Фагилэ
    Сания апа бәхете
  • 15 апрель 2021 - 09:13
    Без имени
    Тиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!
    Бумеранг законы 
  • 15 апрель 2021 - 06:36
    Без имени
    Кайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.
    Бумеранг законы 
  • 15 апрель 2021 - 06:49
    Без имени
    Гомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.
    Cөяркәм фатир бүләк итте
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи