Логотип
Яңалыклар

Артур Исламов: «Бер кичтә барлык жанрларны да ишетергә мөмкин булачак»

​​​​​​​Аларның концертларында сез беркайчан да фонограммага җырлаганны күрмәссез. Анда бары тере тавыш һәм чын музыка гына булыр. Әле музыканың да ниндие – илаһи дулкынга ияртеп, хис дөньясына әйди торганы!

Аларның концертларында сез беркайчан да фонограммага җырлаганны күрмәссез. Анда бары тере тавыш һәм чын музыка гына булыр. Әле музыканың да ниндие – илаһи дулкынга ияртеп, хис дөньясына әйди торганы!

Алар дигәнебез – икесе дә опера җырчысы, икесе дә бәллүр тавыш иясе Альбина Шаһиморатова шәкерте Артур Исламов белән Эльза Заяри.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламовны татар яшьләре күбрәк «Алканат» төркеме аша белеп һәм яратып өлгергән иде инде. Ул үзе Актаныш егете. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесыннан соң Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Клара Хәйретдинова классында укый. Узган ел гына Альбина Шаһиморатова җитәкчелегендә аспирантураны тәмамлый. Опера сөючеләргә аның «Севильский цирюльник» операсындагы Фигаросы, «Евгений Онегин»да – Онегины «Кармен»да Моралес, Данкайро, Эскамильо рольләре дә яхшы таныштыр.

Сопрано тавышлы Эльза Заяри (Исламова) иҗатын да югары җыр сәнгатен үз иткәннәр бәяләргә өлгергәндер. Быел ул М.И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара конкурста II дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады, Михаил Глинка романсын иң яхшы башкаручы дипломы белән бүләкләнде. Ә иң зур яңалыгы, мөгаен, Австриянең башкаласы Венада узачак концертка әзерләнүедер. Һәрбер илдән нибары дүрт кенә тавыш сайлап алынган әлеге концертта Россиядән сопрано булып Эльза Заяри катнашачак.

Татар җыр сәнгатен яратучылар өчен дә Эльза һәм Артур Исламовлар үзләреннән бүләк әзерләгән. Иртәгә – 15 ноябрьдә Казан дәүләт филармониясендә аларның «Бер сулышта» дип аталган концерты узачак. Артур Исламов аны уникаль булачак дип ышандырды. «Тамашачыга бер кичтә бөтен жанрларны да ишетү мөмкинлеге булачак. Татар халык җырлары белән бергә профессиональ композиторлар иҗат иткән җырлар да, татарча рок та, чит ил җырлары да яңгыраячак», – диде ул. Музыкаль бизәлешне Болактагы яшьләр театрының Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге оркестры башкара. Концертның музыкаль җитәкчесе – Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, композитор һәм дирижер Ильяс Камалов. Катнашучылар арасында Филүс Каһиров, баянчы Айдар Вәлиевларның да булачагы билгеле.

Опера җырчылары арасында эстрада жанрында иҗат итүче артистлар сирәк. Артур Исламов һәм Эльза Заяри нәкъ менә иҗат итүче һәм төрле жанрларда башкаручы талантлы яшьләребездән.

 

 

 

 

Теги: Артур Исламов Эльза Заяри Алканат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар