Логотип
Яңалыклар

Җанисәп алучыларның 20 000 дусты: Росстат волонтерлар белән уртак проект тәкъдим итә 

2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшенә 20 мең волонтер кушыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен төбәкләрдә Волонтер корпуслары оеша. Доброволецларның Халыкара форумында Росстат һәм Россия яшьләр оешмасы арасында әнә шундый килешүгә ирешелде. 

 

2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшенә 20 мең волонтер кушыла. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен төбәкләрдә Волонтер корпуслары оеша. Доброволецларның Халыкара форумында Росстат һәм Россия яшьләр оешмасы арасында әнә шундый килешүгә ирешелде. 

4 декабрьдә Халыкара форум кысаларында Росстат башлыгы Павел Малков һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев «Җанисәп волонтерлары» проектын тормышка ашыру буенча үзара хезмәттәшлеккә кул куйдылар. Документта килешенгәнчә, 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуда 20 000 нән дә ким булмаган доброволецлар катнашачак, һәм ул 2020 елның иң масштаблы проекты булачак. Волонтерлар халыкка аңлату эшләре алып барачак, консультатив ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук алар мәгълүматлар җыюда да катнашачак. 

Төбәктәге үзәкләр «Җанисәп волонтерлары»н сайлап алачак. Волонтерларны укыту, аларны халык санын алганда җанисәп алучылар сыйфатында катнаштыру өчен контракт белән тәэмин итү эше белән Росстат һәм аның төбәктәге органнары шөгыльләнәчәк. 

«Бу масштаблы проект, ул эшебезгә импульс бирәчәк, җанисәпне яхшырак үткәрергә, мөмкин кадәр тулырак һәм төгәлрәк мәгълүматлар алырга  булышачак. Ул мәгълүматлар илебез өчен күп мөһим проектларның нигезен тәшкил итәчәк, үткән юлыбызны бәяләп кенә калмыйча, киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирәчәк», – диде Росстат  башлыгы Павел Малков.   

Доброволецларның Халыкара форумы Сочида узды. Россиядә волонтерлар хәрәкәтенең чишмә башы 2014 елда Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарына барып тоташа. Халыкара доброволец көнендә – 5 декабрьдә «Доброволец России – 2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләргә премияләр тапшырып, Форумны ябу тантанасы булды. Әлеге чарада Россиядән һәм 120 чит илдән 7 меңнән артык волонтер катнашты. 

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елда 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр цифралы технологияләр куллану юлы белән узачак. 

Халыкара форумда 2020 елгы җанисәпнең девизы яңгырады: «Создаем будущее!» («Киләчәкне төзибез!»). 

 2002 елгы девиз – «Впиши себя в историю России!» («Үзеңне Россия тарихына яз!»), 2010 елгы девиз – «России важен каждый!» («Россия өчен һәркем мөһим!») иде.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар