Логотип
Яңалыклар

​Алия Мостафинаның өченче медале

Безнең спортчылар бу Олимпиадага зур тетрәнүләр кичереп бардылар. Чемпионнарыбыз соңгы көнгәчә «ут өстендә» тордылар. Югарыда бару-бармау мәсьәләсе хәл ителгәндә, безнекеләр азга гына да күнегүләрне  туктатмадылар, төшенкелеккә бирелмәделәр. Киресенчә, әлеге сәяси уеннар аларны тагын да кыздырып кына җибәрде. Моның нәтиҗәсе – күз алдында.

Хәзергә Россия спортчылары дүртенче урында бара. Якшәмбе көнне яуланган өч алтын медальгә караганда, бәлкем, алдагысы тагын да шәбрәк булыр, без тагын да югарырак күтәрелербез, дигән өмет уятты. Кем белә, шулай булуы да ихтимал. Гомумән, ул көнне безнекеләр җиде медаль отты. Шуның өчесе, әйткәнебезчә, алтын. Чемпион исемен яулаган спортчылар арасында милләттәшебез Алия Сафина да бар. Бу аның быелга ярышларда – өченче медале. Команда ярышлары аңа икенче урын китерде. Берничә төрне берләштергән көрәштә бронза алды. Милләттәшебез Тимур Сафин да алтынлы булды. Ул бу юлы иптәшләре белән бергә командалар бәйгесен отты һәм Олимпия чемпионы исемен яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар