Логотип
Яңалыклар

АЛИНА ЗАҺИТОВАНЫҢ ӘТИСЕ КЫЗЫ ЯНЫНА КИТКӘН

Бу көннәрдә «Ак Барс»ның «Ирбис» яшьләр хоккей клубы баш тренеры Илназ Заһитов үз теләге белән постыннан китте.

 

Бу көннәрдә «Ак Барс»ның «Ирбис» яшьләр хоккей клубы баш тренеры Илназ Заһитов үз теләге белән постыннан китте. Күпләр аны Олимпия һәм Дөнья чемпионы, атаклы фигуралы шуучы Алина Заһитованың әтисе буларак яхшы белә. Ул кызына таяныч булыр өчен Мәскәүгә күчеп киткән. 

Хәзер Алинаның профессиональ карьерасында шактый катлаулы чор. Сентябрьдә фигуралы шуу буенча Россия кубогына ярышлар башлана. 12, 13 сентябрьдә яраткан спортчыбыз чыгышын контроль стартларда күрергә өметләнәбез. Шуның нәтиҗәләре буенча Алинаның зур спортта каламы, юкмы икәне билгеле булачак. 

Миллионнар Алинаны ярата, чыгышларын түземсезлек белән көтә! Сынатма, Алина!

фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар