Логотип
Яңалыклар

Алина Заһитова: «Мин беркая китмим...»

Җомга көнне кичке 9 да Беренче каналдан «Время»ны карадыгызмы? Алина Заһитова белән интервьюны?.. Юк, берничә сәгать кала, бу сенсацион интервьюны анонслап интригалы ролик күрсәттеләр! Берни аңлашылмый... Алина нәрсә әйтер? Миллионлаган болельщиклар, фанатлары, журналистлар тын да алмый көтә...

Җомга көнне кичке 9 да Беренче каналдан «Время»ны карадыгызмы? Алина Заһитова белән интервьюны?.. Юк, берничә сәгать кала, бу сенсацион интервьюны анонслап интригалы ролик күрсәттеләр башта! Берни аңлашылмый... Алина нәрсә әйтер? Миллионлаган болельщиклар, фанатлары, журналистлар тын да алмый көтә...

Гадәттә кичке прайм-таймда бик дәрәҗәле шәхесләр генә чыга... Узган атнада юбилее уңаеннан Пугачева килгән иде...

Менә Алина эфирга чыгарга лабиринтлар аша атлап килә. Ак якалы кара күлмәктән. Елмая. Ләкин дулкынлануын тоймый мөмкин түгел... Нәрсә әйтер? Һәм әйтте... Хәзер дә ышанып булмый... Дөресрәге, алып баручы Кирилл Клеймёнов әйтте: «Алина Загитова приостанавливает свою карьеру», – диде! Тыны куырылып, ничек игълан итәргә белмичә әйтте! Һәм Алина Заһитова тайм-аут турында рәсми рәвештә бөтен илгә белдерде.

Интервьюда яңгыраган сүзләре штрихлар сыман күңелдә калка.

«Хәзер тормышымда бар да бар. Ә бит һәрвакыт нидер җитмәскә тиеш. Стартка кабат чыгасы килү халәтенең кире әйләнеп кайтуын телим...»

«Мин үзем өчен расписка яза идем хәтта. Ярышларга барырга, Дөнья чемпионатында катнашырга, яхшы шуарга, үземнән торган барысын да эшләргә, җиңәргә дип...»

«Мин беркая китмим. Шул ук тренерларым, болельщикларым белән калам. Яңа элементлар өйрәнәчәкмен, шөгыльләнәчәкмен...» 

«Татьяна Навканың яңа ел шоуында катнашам. Анда мин төп рольдә – «Спящая красавица»... 

«Мин чыгарылыш класс укучысы. Имтиханнар тапшырасым бар. Мәктәптән соң спорт юнәлешендәге уку йортын сайлармын. Тренер буласым килә...»

Ул тагын тренерларына, җанатарларына зур рәхмәтен белдерде. Тренеры Этери Тутберидзе да сөйләде. «Алина ел ярым инде китү турында сүзләр алып барды. Аның кайтуын көтеп калабыз», – диде.

Олимпия чемпионы, Дөнья чемпионы, Европа чемпионы... Дөнья фигуралы шуу тарихына үз исемен мәңгелек итеп язып калдырган бөек спортчы. Аның чыгышлары шедеврга тиң иде! Шулкадәр титуллары булып та, һаман шул оялчан елмаюы, дымланган күзләре, каушап әйтелгән өзек-өзек сүзләре белән матур бер образ булып утырды ул Беренче каналда! Аннары инде комментарийлар китте!.. Хәзер дә дәвам итә... «Путин, Пугачева, Загитова...» дигән исем астында чыккан аналитик язма гына да аның дәрәҗәсе, статусы турында сөйли! Бер генә спортчының да Беренче каналда шулай чыкканы юк иде, дип язалар... Иң шәп Кармен, иң шәп Клеопатра дип юксыналар...

Моңсу... Ә без Туриндагы травмадан соң тизрәк савыгып, аның Красноярскида узачак Россия чемпионатында чыгыш ясавын көткән идек... Шуңа өметләнгән идек...

Фигуралы шууны яраттырган Алина... Күпләр Алина Заһитованың чыгышын карар өчен генә дә чемпионатка билетлар алган булган... Күпләр елый... Кемнәрдер тәнкыйтьләмәкче була... Бәхәсләр, сокланулар тынып тормый...

Яраталар Алинаны! Сагыналар боз королевасының матур чыгышларын, үзен, тыйнаклыгын, тәрбиялелеген... Дөньяны таң калдырган Алина бит ул! Үзебезнең Алина!

 

Фото: https://zen.yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар