Логотип
Яңалыклар

​Альбина Шаһиморатова – «Мариинка» солисты!



Бөтен дөньяга танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова Яңа елны Санкт-Петербургтагы атаклы Мария театрының солисты булып башлап җибәрә.  «Мариинка»ның легендар художество җитәкчесе Валерий Гергиев шәхсән үзе чакырып ала безнең Альбинаны! 

Моңа кадәр Альбина Шаһиморатова рәсми рәвештә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты иде. Искиткеч популяр булуына карамастан, прима Татарстанда сирәк чыгыш ясады. Аның концертлары һәрчак аншлаг белән узды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова – Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Операда хатын-кыз роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе иясе, музыка тәнкыйтьчеләренең Casta Diva премиясенә лаек булган җырчы. Бүгенге көндә ул дөньяның иң атаклы опера җырчыларының берсе. Приманың концертлары Лондонда, Миланда, Нью-Йоркта уңышлар белән уза. 2007 елда Чайковский исемендәге Халыкара конкурс премиясе аңа дөньякүләм танылу алып килде. 

Альбина өчен сөенәбез! Аңа иҗат уңышлары телибез!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар