Логотип
Яңалыклар

​АЛЬБИНА ЧИКАГОНЫ ТАҢ КАЛДЫРЫР!

«Сөембикә»  журналы өчен Альбина Шаһиморатова бик якын, үз кеше. Аның һәр чыгышы, уңышлары өчен ерактан сөенеп торабыз. Әнә, опера дөньясында бик популяр булган «Opera NOW» журналының соңгы саны тышлыгында да – безнең Альбина! 2016 елда инде җырчы Австриядә, Бөекбританиядә, АКШта, Япониядә, Норвегиядә, Франциядә булырга, Казанында сольный концерт белән чыгыш ясарга өлгерде. «Гаиләмне, кечкенә кызымны сирәк күрәм. Мәскәүгә сагынып кайтам. Гел бергә булырга тырышабыз. Әти-әнием дә Казаннан очып килеп җитә. Ә 8 Мартта кайнанам белән кайнатамны Казанда, өебездә кунак иттек. Мин пылау, манты пешереп сыйладым. Нигә аптырыйсыз? Мин – сәхнәдә опера җырчысы, ә өйдә – әни, хатын», – дигән иде Альбина бер интервьюсында. 

Хәл-әхвәлләрен әнисе Равза ханым белән әтисе Әнвәр абыйдан белешеп торабыз. Кичә генә алар редакциягә сугылып чыкты. Равза ханым Альбинаның күптән түгел, 4 сентябрьдә Лондонның атаклы король Альберт-холлында Россининың сирәк башкарыла торган Семирамида – легендар Вавилон патшабикәсе партиясен җырлавын, залның аягүрә алкышлавын дулкынланып, яратып сөйләде! Октябрьдә Альбина Чикагоны таң калдырыр! Ул инде сәхнә партнеры, поляк теноры Петр Бечала белән очрашуны түземсезлек белән көтә.
Ә без уңышлы чыгышлар телибез аңа!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар