Логотип
Яңалыклар

“Ак калфак” утырышы Кирмән чишмәсе янындагы саф һавада башланып китте

Бүген Актанышта “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы уза.

Казаннан Актанышка юл тоткан кунакларны Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янында җирле “Ак калфак” районы әгъзалары каршы алды. Алар кунакларны ачык һавада әзерләнгән табын янына чакырдылар. 

Биредә 7 чишмә бар, аны җирле халык, шул исәптән бу оешмадагы ханымнар да чистартып торалар.

Оешманың рәисе Кадрия Идрисова сүзләренә караганда, мамадышлылар үзләренең әдәп-әхлагы белән аерылып тора. Бакчадан ук балалар белән татар телендә спектакльләр куялар.

 

 

 



http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар