Логотип
Яңалыклар

Агропарк турында сез ни белмәгән идегез

"Максатыбыз – табыш алу гына түгел!"
Журналистлар белән очрашуга килгән «Казан» Агропромышленность паркы» генераль директоры Олег Власов шулай диде. Агропаркның эшли башлавына биш ел тулды. Кыска гына вакыт эчендә ул эре, күпкырлы һәм, әйтергә кирәк, уңышлы сәүдә һәм җитештерү үзәкләренең берсенә әверелде. Әйе, ялгыш ишетмәдегез! Ул әле җитештерүче дә... Олег Геннадьевич бу хакта горурланып сөйләде. Былтыр гына да биредә 7 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртелгән. Сыр, май, балык һәм ит эшкәртү производстволары ачылган.  Гомумән, агропаркта бүгенге көнгә 1200 эш урыны булдырылган. Анда 281 эшмәкәр сату итә. Товар әйләнеше 1,5 миллиард сум тәшкил итә. «Безгә килеп өйрәнәләр. Бездән күреп эшлиләр. Хәзер Үзбәкстан, Кыргызстан республикалары белән хезмәттәшлек кылу турында сүз алып барабыз», – диде Олег Власов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар