Ач карынга туп тибеп булмый!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар рестораторлары катнашында матбугат конференциясе булып узды.
Футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларны татар рестораторлары нәрсә белән шаккатырырга җыена? Менюларда нинди үзгәрешләр көтелә? «Тәмле булсын» рестораны җитәкчесе, Татар милли мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасының халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре Резеда ХӨСӘЕНОВА һәм «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан САФИН журналистларга шулар хакында сөйләделәр.
Чемпионат кунакларын кабул итәргә әзерләнү максатыннан, бу татар рестораторлары үзләренең рестораннарында менә нинди эшләр алып барганнар:
«Тәмле булсын»
– кунакларга җайлы булсын өчен меню өч телдә төзелгән: татарча, русча, инглизчә;
– официантлар инглиз телендә сөйләшергә өйрәнгән: һәр сменада ким дигәндә бер официант инглиз телендә иркен аралашырга тиеш дигән максат куелган;
– ассортимент бик зур булачак: өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия... Хәтта зур бәлешне кечкенә табада пешереп, һәр кунакка аерым әзерләячәкләр;
– чемпионат көннәрендә татар аш-суларын әзерләү буенча аларда махсус мастер-класслар узачак. Аларда 20-25 кеше катнаша алачак. Студия инде әзер, «Тәмле булсын» дип язылган алъяпкычлар, баш киемнәре килүче кунакларны көтә. Мастер-класс инглиз теленә тәрҗемә белән үткәреләчәк.
– мөселман кунаклар өчен тәһәрәт һәм намаз бүлмәләре әзер.
«Түбәтәй»
– чемпионат барган көннәрдә «Түбәтәй»дә матч-трансляцияләр оештырылачак;
– кассаларда сатып алучылар белән инглиз телендә аралаша алган кызлар утырачак;
– чемпионатның фан-зонасында «Түбәтәй» нокталары эшләячәк;
– «Түбәтәй» эчендә һәрвакыттагыча татар көйләре яңгырап торачак;
– меню гарәп, фарсы һәм испан телләренә дә тәрҗемә ителгән;
– мөселманнар намаз бүлмәсеннән дә файдалана алачак;
– чемпионат барган көннәрдә сатып алучыларга яңа ингредиентлар белән әзерләнгән өчпочмак тәкъдим итәчәкләр. Ул нәрсәләрдән әзерләнәчәк – әлегә сер.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.