Логотип
Яңалыклар

2020 елның Ураза һәм Корбан гаете көннәре расланды

Татарстанда Ураза аете һәм Корбан гаете уңаеннан 24 май һәм 31 июль ял көннәре булачак.


Татарстанда Ураза аете һәм Корбан гаете уңаеннан 24 май һәм 31 июль ял көннәре булачак. 
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Ураза һәм Корбан Гаете көннәрен раслады. 
– Татарстанның 1992 елның 19 февралендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре  һәм истәлекле даталары» турындагы 1448-XII номерлы кануны нигезендә 2020 елның 24 май көнен Ураза Гаете бәйрәме көне дип игълан итәм.
Әлеге карарда президент Корбан Гаете көненең кайчан бәйрәм ителәчәген дә әйтеп уза:
– 2020 елның 31 июле көнен Корбан Гаете бәйрәме көне дип игълан итәм. Әлеге күрсәтмә шушы вакыттан үз көченә керә, - диелә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган рәсми кәгазьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар