Логотип
Яңалыклар

180 мең кешегә азык-төлек ярдәме! Быелгы Рамазан нәтиҗәләре әнә шулай

30 көн эчендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән, Татарстанның төрле почмакларыннан 12 авыру бала финанс ярдәме алган, 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтелгән, Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет торгызылган.

Мөселманнар өчен айларның иң олугы – Рамазан да төгәлләнде. Быелгысы, мөгаен, тарихка кереп калырдыр. Сәбәбен үзегез дә беләсез, дөньяга таралган коронавирус чире тормышның һәр өлкәсенә үз төзәтмәләрен кертте. Быел мәчетләрдә ифтарлар узмады, тәравих намазлары да, бәйрәм намазлары да бары өйдә генә укылды, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырырга ниятләнгән «100 еллык ифтары» да башка форматта үтте. Әмма катлаулы хәлгә дә карамастан, 30 көн эчендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән, Татарстанның төрле почмакларыннан 12 авыру бала финанс ярдәме алган, 180 мең аз керемле кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтелгән, Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет торгызылган.

Ел саен рекордлар куя торган Республикакүләм ифтар быел да Рамазан аеның истә калырлык вакыйгасына әверелгән. Аның кысаларында Татарстанның 40 районында һәм Казанның 60 мәчетенә 30 мең мохтаҗ кешегә тарату өчен ифтар ашлары таратылган. Моны 500 дән артык волонтер башкарган. Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән тагын 90 мең кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтелгән. «Ярдәм» мәчете оештырган «Тормыш юлы» игелек чарасы зур масштабта үткәрелеп, 60 мең кешегә ризыклар өләшкән.

Моннан тыш, 6 тонна азык-төлек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан республикабызның 915 аз керемле гаиләсенә фитыр сәдакасы рәвешендә таратылган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 110 ветеран күчтәнәч кабул иткән.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрнең барысын да кабул итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар