Логотип
Яңалыклар

14 октябрьдән Россия тулысынча цифрлы телевидениегә күчте

​​​​​​​Кичә Казанның телевизион үзәгендә Татарстанда аналоглы телевидениедән цифрлыга күчү тантанасы узды. Россиядә 20 федераль каналның цифрлыга күчүе үзенең финал этабына керде. Ул төгәлләнү белән, лебездә цифрлы инфраструктураны үстерү буенча максатчан федераль программа үтәлгән була.

Кичә Казанның телевизион үзәгендә Татарстанда аналоглы телевидениедән цифрлыга күчү тантанасы узды. Әлеге чарада Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин да катнашты. Аның сүзләренчә, Россиядә 20 федераль каналның цифрлыга күчүе үзенең финал этабына керде. Ул төгәлләнү белән «илебездә цифрлы инфраструктураны үстерү буенча максатчан федераль программа үтәлгән була». Бер генә регионда да цифрлы телевидениегә күчү белән бәйле проблемалар килеп чыкмады, дип белдерә Волин.

Татарстандагы барлык хуҗалыкларның 99,3 процентының цифрлы сигналларны кабул итү өчен техник мөмкинлеге бар. Калган хуҗалыкларга спутник телевидениесен карау өчен 7,3 мең сумга кадәр компенсация түләнә (аерым тыр гражданнарга). Монан тыш, цифрлы сигналларны кабул итү мөмкин булган җирлектә яшәүче татарстанлыларга приставка һәм антенна сатып алу өчен субсидия бар (шулай ук аерым төр гражданнарга). Әлеге юнәлештә инде 1,73 миллион сум акча түләнгән.


 


 

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар