Логотип
Яңалыклар

100 елдан соң безне ничек искә алырлар?

Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үзенең эшен дәвам итә. Бүген иртәнге сәгать уннан көндезге бергә кадәр аның пленар утырышы булды. Бу утырыш Габдулла Бубыйның «Милләтнең нигезе – гаилә, гаилә нигезе – хатын» дигән шигарь астында узды.  

Утырыш ахырында съездда катнашучылар съездның резолюциясен кабул иттеләр. Ул залга тулысынча укылмады – аның белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан танышырга тәкъдим ителде. (Без аны сезгә шуннан алып тәкъдим итәбез). Фәүзия апа Бәйрәмова исә резолюциягә үз тәкъдимнәрен өстәде. Язма ахырында аның чыгышы тулысынча бирелә.  

 

1. Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә; 

2. Татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызының йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә; 

3. Туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга; 

4. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, хатын-кызларның җирле оешмаларына моның өчен мәктәпләр белән даими элемтәдә булырга; 

5. Татар хатын-кызларының оешмаларына укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып барырга; 

6. Туудан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга; 

7. Баланың яшәешендә, үсешендә, камилләшүендә бик тә кирәкле булган милли уеннар өйрәтү, милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген һәм тәртибен аңлату эшләрен эзлексез алып барырга; 

8. Никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, «Килен-кайнана», «Төп нигез», «Соңгы васыять» йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга; 

9. Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен «Парлылар» клубларын булдырырга; 

10. Татар хатын-кызлары оешмалары тарафыннан балалар бакчалары өчен аерым программалар, ярдәмлекләр булдыру, уку әсбаплары чыгару һәм аларны халыкка тарату эшләрен даими алып барырга; 

11. Милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан «Милли киемнәр», «Шәҗәрә» бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә; 

12.  Мәктәп яшенә җитмәгән балалар арасында «Туган тел» бәйгесен үткәрүне гамәлгә куярга; 

13. Татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек ташы буларак танылган татар хатын-кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту эшләрен эзлексез алып барырга; 

14. «Ак калфак»ның Интернет-сайтын булдырырга; 

15. Күчмә утырышларны дәвам итәргә. 

 

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия БӘЙРӘМОВАның резолюциягә өстәмәләре:  

– Бүген 100 ел элек үткәрелгән корылтайның карарларына анализ ясадык. 100 елдан соң, иншаллаһ, милләт яшәр, без кабул иткән карарларга да анализ ясарлар. Нәрсәләр кабул иттеләр икән, нәрсәгә боларның йөрәкләре янды икән дип. Безгә тәкъдим иткән бу резолюция шактый йомшак, җәмәгать. Һәм формасы, һәм эчтәлеге белән. Милләт алдында торган йөрәк өзгеч, көн каршына килеп баскан проблемалар яктыртылмаган. Шуңа күрә берничә тәкъдимем бар.  

1. Татар халкын саклап калу максатыннан милли узаңны күтәрү өстендә даими эшләргә. Моның өчен тарихи хәтерне уятырга, миләтебезнең фаҗигале тарихын халыкка җиткерергә, азатлык өчен көрәштә милли каһарманнарыбызны пропагандаларга. Ягъни милли узаң булмый икән, милләт уянмый икән, безнең бөтен сөйләшкәннәребез монда калачак. Аның өчен тарих кирәк, тарихи хәтер кирәк. Милләт үз-үзенең кемлеген белеп, татарлыгын сакланып калырга тели икән, ул сакланачак. Ә безнең эш шушыны халыкка җиткерү. Хатын-кызлар оешмасы каршында «тарихи хәтер» дигән клуб-секция оештырырга. Башка вакыт мондый форумнарда балалар бакчаларында йөргәнче, тарихчылар аерым җыелсыннар, укытучылар аерым җыелсын, врачлар аерым җыелсын, динчеләр аерым җыелсын. Шулай секцияләрдә эшләргә кирәк;  

2. Татар халкының милли мәгариф системасын булдырырга. Ягъни революциягә кадәр безнең милләт ничек исән калган? Дәүләт тә булмаган, ханнар да, гаскәр дә булмаган. Халык милли мәгариф системасы һәм дин саклап калган. Шуңа күрә, татар балалар бакчасыннан башлап, милли мәктәп (бөтен предметлар татарча укытыла торган) югары уку йортларына хәтле тоташ көмеш чылбырдан торган милли мәгариф системасын булдырырга. Моның өчен татар хатын-кызлары оешмасы каршында «милли мәгариф»  секциясе оештырырга;  

3. Милләтне саклап калуда ислам әхлагына таянырга, татар халкының иманга кайтуына  ирешергә татар хатын-кызларына моңа үрнәк булырга. Дин безнең милләтебезне мең ел буе саклап калган. Мин ислам дине дигәндә мәчеттә тәсбих тартып утыруны гына күз алдында тотмыйм. Ислам дине ул – югары әхлак, ислам дине – бер-береңә ярдәм итү. Менә шундый исламны кайтарабыз икән, ул вакытта милләтебез дә исән калачак. Катнаш никахларны ислам тыя. Мөселман хатын-кыз бары тик мөселман ир-атларына чыгарга тиеш. Безнең миләтебезне харап итә, эчтән җимерә торган 50 процент катнаш никахлар, ислам диненә кайтсак, юкка чыгачак. Һәм демография мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Чөнки бүген 1-2 бала табып кына милләтне саклап калып булмый. Ислам дине абортларны тыя. Әгәр безнең гаиләләребез, хатын-кызларыбыз ислам диненә кайта икән, аборт та булмаячак, бала үтерү дә (карында) булмаячак, 5-6 бала булачак. Мин 10 балалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әниләребез совет заманында яшәсәләр дә Аллаһка ышандылар, безне шулай тәрбияләделәр – татар-мөселман итеп.  

Татар хатын-кызлары оешмасы каршында «ислам әхлагы» дигән  секция оештырырга; Чөнки дини хатыннар монда бик якын килә алмый. Ә безгә аерырга кирәкми: яулыклыга, яулыксызга, калфаклыга, калфаксызга. Без бер милләт – татар милләте.  Мин үземне берегездән дә артык та күрмим, ким дә күрмим – сез минем кыз кардәшләрем.  

4. Соңгы тәкъдимем. Милләтне үзбилгеләнүдә, үз бәйсез дәүләт төзүгә әзерләргә. Ягъни безнең гасырлар буе дәүләтебез булган, дәүләт тоткан ханнарыбыз – ир-атларыбыз булган. Дәүләт тота торган ханнарны да, Президентларны да ана тәрбияли – монда аны әйттеләр. Шуңа күрә без балаларыбызга даими рәвештә татарның дәүләте булган, татарның ханнары булган, татар бөек халык дип  әйтеп торырга тиешбез. Һәм дәүләтчелеккә омтылырга, чакырырга тиешбез.  

Моннан рухланып кайтып китегез, күңелсезләнеп кайтып китмәгез. Сез монда бик зур эштә катнашасыз. Мин яшим икән – милләт яши, милләт яши икән – мин яшим дип рухланып кайтып китегез.  

 

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә апа БИКТИМИРОВА съезд резолюциясенә Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәл урнаштыру тәкъдимен дә кертү кирәклеген әйтте  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар