Логотип
Камыр ашлары

Умач

Әлеге рецепт "Әниемнән өйрәндем" бәйгесендә катнаша.

тавыш бирү: http://www.syuyumbike.ru/beigeler/?id=7060

Әнием тавык шулпасына, сөтле аш пешергәндә умач ясап сала иде. Абый белән энем дә үземдә шул ризыкны сагынып искә алабыз. Аларны кунакка чакырганда тавык шулпасы пешереп аңа умач ясап салам. Ул безне тагында якынайта, әти-әниебезне искә алып күңелле ваыйгаларны сөйләшеп утырабыз.
Умачны йомырканын сарысыннан гына ясыйм. Алай эшләгәндә ул вак һәм сары була.
 
Савытка
1) он салам,
2) 3 йомырка сарысын аерып алып он өстенә салам, чеметем генә тоз салып бармак очлары белән он белән йомырканы уарга кирәк. 



Бу борынгыдан кулланып килгән ризык. Токмачлы ашларны зур бәйрәмнәрдә, кунаклар чакырганда гына һәм дә байлар гына көндәлек ризык итеп кулланганнар. Ә гади халык күбрәк шулпаларга, сөтле ашларга умач ясап салган. Бу ризык турында телдә генә сөйләмиләр, әкиятләрдә, хикәяләләрдә дә язалар.



Җәй көннәрендә авылда йомырка күп. Эремчек пирогы пешергәндә йомырка агын пирогка салам, сарысыннан умач ясап куям. Морозилникта саклаганда бер нидә булмый. Кинәт кенә туганнарым киләбез дисәләр аларнын яраткан ризыкларын пешергәндә әзер булып тора.

Әтием белән әниебезгә рәхмәтлебез. Безгә - балаларына үзләре белгәнне өйрәтеп, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәре өчен мең рәхмәт!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец.Рэсимэ.Синен умачын.башка ризыкларын да бик тэмле була.Мин дэ синен рецептларынны кулланам

    Хәзер укыйлар