Логотип
Камыр ашлары

​Түгәрәк «өчпочмак»

Чи бәрәңгене шакмаклап турыйбыз да ит фаршы салып болгатабыз, вак­лап туралган бер баш суган, бер тырнак сарымсак кушабыз. Тәменә карап тоз, кара борыч һәм бер лавр яфрагы да салырга онытмыйк! Бусын «өчпочмак»ның эчлеге дип истә калдырыйк.

Ә хәзер тышлык камыры әзерлик.

Бер стакан он, ярты стакан сөт, бер йомырка, 200 г майонез һәм бер чеметем генә тоз салып әйбәтләп изәбез. Блендер куллансагыз тизрәк булыр! Камыр коймак камыры шикелле сыек булырга тиеш. Таба кырые бераз күренеп торырлык итеп, эчлекне майлы табага салабыз да өстенә камырны тигезләп агызабыз. Башта кайнаррак  (210 градуслык) мичтә 15 минут, аннары сүлпәнрәктә (160-180 градуслык) тагын 35 минут пешерәбез.

Киңәш: майонезыгыз әзрәк булган очракта, бер дә каушамагыз, су өстәп сыеклагыз.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    э мин очпочмак бэлеш дип атап пешерэм))))тугэрэк килеш ашасан бэлеш була,кисэклэргэ булсэн очпочмак була диеп.сыйлыйм семьямны.)))))))))

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бездә "дәвеш" дип атыйлар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        топсез бэлеш,ялкау бэлеш ди каенанам)))

        Хәзер укыйлар