Логотип
Камыр ашлары

«Татарстан» пирогы



Республикабыз флагы төсләре белән бизәлгән татлы пирог пешерик!  


Кирәк:
он — 600 г;
сөт — 0,5 л;
сыер мае — 210 г;
шикәр комы — 15 г;
бер чеметем тоз;
чүпрә — 13 г.

Эчлек өчен:
чия конфитюры — 40 г;
киви конфитюры — 40 г.

Камыр басу өчен иң элек чүпрә эретеп, баш ясыйбыз. Шуңа шикәр комы, тоз, җылымса сөт, эретелгән сыер мае, он салып болгатабыз. Камыр кабарганнан соң өч катламга бүлеп җәябез.




Аскы өлеше – 400 г, уртасы – 100 г, өсте 
200 г булырга тиеш. Аскы җәемгә чия конфитюры сылыйбыз. Урта җәемне салабыз һәм өстенә киви конфитюры сылыйбыз. 





Өске җәем белән каплап, читләрен матур итеп бөгәбез. Әзер пирогны бераз кабартабыз һәм уртача кызулыктагы мичтә 20 минут пешерәбез.


Әгәр дә чия һәм киви конфитюрыгыз булмаса, желе да ярап куяр. Мәсәлән, кызыл эчлек өчен – кызыл карлыган, йә җиләк, ә яшеле өчен крыжовник желесы салып була. Бу желеларны җәйдән әзерләсәгез, кыш көне пирогны пешергәндә мәшәкатегез ким булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    камырга йомырка юк по рецепту-рэсемдэ 2не сытканнар табада куренэ...ничек анларга-кем ялгышы?????

    Хәзер укыйлар