Логотип
Камыр ашлары

​Татарча пицца

Камыр өчен:

* ярты стакан сөт;
* 1 йомырка;
* 50 г маргарин;
* 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае;
* 10 г коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы каймак;
* чама белән тоз;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* он.

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга калдырабыз.


Пицца өсте өчен:

* тавыкның ак ите;
*  1 баш суган;
* 2 помидор;
* 1-2 тозлы кыяр;
* аджика;
* майонез;
* 300 г сыр;
* тәмләткечләр;
* тәменчә тоз, борыч.

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.

Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз.

Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.

Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).

200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.


-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Для теста: 


- полстакана молока;
- 1 яйцо;
- 50 г маргарина;
- 1-2 ст.ложки подсолнечного масла;
- 10 г сухих дрожжей;
- 1 ст ложка сметаны;
- щепотку соли;
- 1 ст ложку сахарного песка;
- мука.

Замешиваем тесто и оставляем на 30 минут.

Начинка:


- белое куриное мясо;
- 1 луковица;
- 2 помидора;
- 1-2 соленых огурца;
- аджика;
- майонез;
- 300 г сыр;
- специи;
- соль и перец по вкусу.

Раскатываем тесто по форме сковородки. 
Курицу режем соломкой и выкладываем на тесто. Посыпаем солью, перцем, добавляем аджику.

Режем лук полукольцами и выкладываем вторым слоем.
Третий слой - полукольца помидора. Четвертый - соленый огурец, нарезанный тоненькими кусочками. Смазываем майонезом.

Нарезаем сыр и выкладываем сверху майонеза. Сыр также смазываем майонезом. Посыпаем специями (в нашем случае - петрушка, укроп, специи для курицы).
Готовим 35-40 минут в разогретой до 200 градусов духовке.  



 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булмый инде ул "татарча пицца",татарча бэлеш кенэ була. Эзерэк уйласак,монголча ничек була икэн пицца?Э?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минде пицца рецепты тэктим итем: бер табага камыр: 0.5 ст.су 1 ч.к. коры чупре 1 ч.к. песок 0.5 ч.к. тоз 1 йомырка 3-4 а.к. сыек май он купме ките.Камырны кабартабыз,эзер булгач майлы табага жэебез,кетчуп белен камырнын остен буейбыз, анын остене колбаса, терка аша кырып салабыз, йомырка, яшел суган, укроп, помидор тезеп чыгабыз терка аша сыр чыгарып сибебез. майонезны купме кирек пакетка салабыз, очын кисеп пицца остене агызабыз.Духовкада пешеребез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Биииик тэмле пицца килеп чыга! Э исеменэ килгэндэ... ул бит инде пиццаны якын итеп, татар халкы очен дэ бик тансык ризык итеп язу)

        Хәзер укыйлар