Логотип
Камыр ашлары

«Чыпчык» (татарча круассан)

Рецепт "Әниемнән өйрәндем" бәйгесендә катнаша.
 

Кирәк:
* 3 йомырка;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 1 стакан сөт;
* 1/2 аш кашыгы тоз;
* 1 пачка коры чүпрә;
* 100 грамм маргарин; 
* 1 аш кашыгы көнбагыш мае;
* 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч;
* 1 аш кашыгы каймак яки майонез; 
* он.
 
Эчлек өчен:
* йөзем җимеше.
 


Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
 
Йомырка белән шикәр комын кабартырга. Аннан башка ингредиентларны кушып камыр басарга, артык йомшак булмасын. Җылы урын куеп 1,5 сәгать кабартасы.
 
Йөзем җимешен яхшылап ювып куябыз.
 
Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез (мин 0,5 см тирәсе юкалыкта җәйдем) һәм өчпычмак формасында кисәбез. Башына йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлып, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз.

 
Аллага шөкер, менә чыпчыгыбыз әзер.
 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    3 йомырка,1стакан шикәр комы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 4 калак үсемлек маен куе каймак рәвешенә керткәче он өстибез.Духовканы ачмыйча пешерәбез.Пешкәч урталай ярып банан, киви тезеп чыгабыз

    Хәзер укыйлар