Логотип
Камыр ашлары

Бәрәңгеле вак бәлеш

    


Камыр өчен
:


0,5 л сөт;

180 г «Хозяюшка» маргарины;

25 г чүпрә;

чама белән он.


Эчлек өчен:

6-7 эрерәк бәрәңге;

уртача 2 баш суган;

100-150 г каз мае;

тоз, борыч.


Йомшак кына итеп камыр басып, 15-20 минутка кабартырга куярга. Бәрәңгене вак шакмаклап турарга, суганны да вак итеп турарга. Вак итеп каз маен турап кушарга. Тәменчә тоз-борыч кушып, әйбәтләп болгатырга. Кабарган камырны вак кисәкләргә бүләргә һәм аларны җәеп, өсләренә эчлек салып, бөгеп чыгарга.

Табаны майлап, вак бәлешләрне шунда тезәргә. 200 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут чамасы пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    э мин болай итэм эре малнын эчэген юып жилдереп иттарткыч аша уткэреп суган барэнге борыч тоз салып эчлек ясыйсын э камыре точе камыр була инде шуны духовкада 30 40 минут бешереп алам узен ясаган салатлар белэн бик тэмлэп ашыем

    Хәзер укыйлар