Бәлеш

Рецепт "Әниемнән өйрәндем" бәйгесендә катнаша.
Тавыш бирү: http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=7060
Шәүкәт Галиевның : "Пәрәмәч!-диде әти, Бәлеш!- диде дәү әни" шигырен кечкенәдән үк яраткангамы, минем гел бәлеш пешерү хыялы бар иде! Тик минем өчен ит бәлешен ясау бик авыр эш төсле тоелды. Күз курка, кул эшли дигәндәй, ниһаять тәвәкәлләдем. Әнием ярдәме белән әлбәттә!
Бәлешнең рецепты бик гади.
Камыр өчен кирәк:
- 250 гр сыер мае;
- 200 мл су;
- 1 чәй кашыгы тоз;
- 1 аш кашыгы шикәр комы;
- 1 чәй кашыгы сода;
- 1 йомырка;
- чама белән он ( камыр йомшак булырга тиеш!)
Эчлек өчен:
- 20 урта зурлыктагы бәрәңге;
- зур суган (күп булган саен тәмлерәк!)
- ит (каз итен кушсагыз тәмле булачак);
- тәменчә тоз һәм борыч.
Эш барышы:
1) май, тоз, шикәр комын, йомырканы, соданы болгатабыз. Килеп чыккан массага су, аннан он өстибез. Камырны кулланырга була.
2) эчлек өчен барлык ингредиентларны вак итеп турыйбыз һәм тоз белән борыч кушып болгатабыз.
3) камырны ике өлешкә бүләбез: берсе зур ( бәлеш асты өчен), икенчесе кечкенәрәк.
4) табаның үсемлек мае белән майлап, аскы якка дигән камырны җәеп салабыз. Аның өстенә эчлекне, аннан капкачка дигән камырны җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Камыр табаны тулысынча капламый, таба читеннән асылынып тора. Калган камырны уклау белән кисеп алып, бәлеш өстенә бизәк ясыйбыз.
5) 250 градуслы мичкә бәлешне тыгабыз. 10 минуттан мичне 180 градуска кадәр киметәбез.
6) бәлеш кимендә 2,5 сәгать пешергә тиеш.
7) пешеп чыккач, бәлешне сөлге белән каплап "ял иттерәбез".
Ашларыгыз тәмле булсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.