Логотип
Камыр ашлары

​Бишбармак

Бишбармак барлык төрки халыкларның да яратып әзерли торган ризыгыдыр. Аны кыргызлар да үзләренең милли ризыгы дип саный, казахлар да. Татарлар да элек-электән үк пешергән аны. Бүгенге осталык дәресебезнең хуҗабикәсе Сиринә Сәлимшина-Шаһимәрданова аны үзе дә Казахстанда яшәүче дусты Кифая ханымнан өйрәнеп алган. Хәзер инде ул һәр кадерле кунагын бишбармак белән сыйламый калмый. Үзенә генә хас серләре булса да, әзерләве артык катлаулы түгел икән. «Сөембикә» укучыларына инде алдагы саннарыбыздан да яхшы таныш Сиринә ханым ул серләрне безнең белән дә бик рәхәтләнеп уртаклашты. 

Кирәк

(4-5 кешелек гаилә өчен) 

1-1,5 кг сыер ите (бик сөякле булмасын); 

1-1,5 кг сарык ите; 

5-6 баш эре суган; 

0,5 кг вак суган; 

1-2 кишер; 

2 йомырка; 

он; 

су. 

 

Эш барышы

сыер итен – аерым, сарык итен аерым савытка пешерергә куябыз (кемдер сарык итеннән әзерләгән шулпаны өнәмәскә мөмкин). Кайнап чыгып, күбекләрен җыеп алгач, бер-ике баш эре суган һәм эре итеп туралган кишер (бөтен килеш кенә дә ярый) салабыз. Тәменчә тоз өстибез. 

Шулпа ике сәгать тирәсе акрын гына кайнасын. Итне изелгәнче пешерергә ярамый. Шулпаны сүндереп, итне табакка алабыз. Шулпаны исә аерым савытка сөзәбез. 


 


Итнең чак кына суынганын көтеп, җепселләренә аркылы итеп турыйбыз. Менә монда инде бераз осталык кирәк булачак! Ит кисәкләре шырпы кабыннан чак кына кечерәк һәм юкарак булса яхшы. 


Туралган итне төбе калын кәстрүлгә салып, өскә эре итеп туралган суган боҗралары, тоз, борыч, төбе күмелерлек итеп шулпа өстәп, сүрән генә утта  бер сәгать чамасы томалап пешерәбез.  

Ит пешкән арада токмач басып алыйк. Моның өчен тирән эчле савытка йомырка сытып, бер йомыркага кечкенә генә бер касә исәбеннән су салып, токмачка баскан кебек итеп камыр басабыз. 
Камырны бик юка итеп тәгәрәтеп җәябез. Ул үтә күренмәле дип әйтерлек булырга тиеш. Аз гына кипшергән камырны 6 см тасмаларга теләбез. Һәр тасманы кыек шакмаклап кисәбез. 


 


 Ике кешегә берәрне исәбеннән бәрәңге пешереп алабыз. 

 
Әрчелгән вак суганны ярым боҗра итеп турыйбыз. Моның өчен нәкъ менә вак суган яхшы. Туралган суганны бер савытка бушатып, тәменчә тоз-борыч сибәбез һәм табынга бирер алдыннан гына өстенә шаулап торган кайнар шулпа коябыз. Суган чак кына йомшап китәргә тиеш. 

Токмач шакмакларын кайнап утырган шулпага салып, әзер булганчы пешерәбез. Бер-берсенә ябышмасын өчен, аның барысын да берьюлы түгел, берәм-берәмләп кенә салырга кирәк. 

 

Шулпадагы токмачны тишекле чүмеч белән җыеп, берәр тәлинкәгә сөзеп алып торабыз. Шулпадан арындыру өчен кирәк бу. 

 

Бишбармак зур тәлинкә белән табын уртасына куела торган ризык. Тәлинкә төбенә иң элек токмач салына (токмачлар ябышмасын өчен, тәлинкәне селкеткәләп торырга кирәк). Аның өстенә туралган итне өябез.



Ит тирәли бәрәңге яркалары тезелә.



Иң өскә шулпасыннан сөзеп алынган суган салына. Кишердән киселгән ромашка чәчәкләре белән бизәргә мөмкин. 

Бишбармак суынганчы дип, бу эшләр тиз-тиз эшләнә. 

 

Бишбармакны кайнар килеш табынга бирәбез. Һәркемгә касәгә салынган шулпа чыгарабыз. Шулпага ваклап туралган укроп салырга була. 

 

Ашларыгыз тәмле, тормышыгыз бәрәкәтле булсын! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин де бишбармак пешерерге яратам ,мине бер Федора исемле болгарка ойреткен иде , нэкъ сезнеке сыман рецепт .Тэмле дэ була инде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин камырын пешереп алгач, кызган кишер белэн суган белэн болгатам.

      Хәзер укыйлар