Логотип
Уңыш серләре

Нәсел кайтавазы

Мин бик куркыныч кеше: мәкерле, кире, көйсез, эчкерле...

Мин бик куркыныч кеше: мәкерле, кире, көйсез, эчкерле... Ә иң аянычы – моңа бит мин гаепле түгел! Әби-бабаларым гаепле – үзләрен теләсә ничек тотканнар, һәм менә аларның үткәне өчен хәзер миңа изаланырга. Үзем болай акыллы да, миһербанлы да бит...» 
«Обыкновенное чудо» фильмында Король (Евгений Леонов) әйткән бу сүзләрне хәтерлисезме икән? Нәселдән нәселгә күчкән геннарга ишарә итүе бит аның. Геннар чынлыкта безнең үзебезгә сайлау мөмкинлеге калдырамы яки аларны, чыннан да, чикли генәме? 

Бүгенге әңгәмәдәшем – Казан федераль университетының Хатын-кызлар лигасы әгъзасы, биохимия кафедрасы доценты (Фундаменталь медицина һәм биология институты), «НПП Казан Юниверсити Вивариум» оешмасының генераль директоры, «Татарстан Республикасындагы иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы (2008) номинанты Әлфия Нурлиман кызы ФӘТТАХОВА. Аңа Дебюсси һәм Бах ошый. Онытылып ял итәргә теләгәндә ул Моцартны тыңлый. (Кайчандыр музыка мәктә-бен тәмамлаган кешенең дуслары арасында музыкантлар шактый булуы да гаҗәп түгел!) Достоевский иҗаты-на гашыйк. (Аңа әдәбиятның җитдие, саллысы, уйландыра торганы кирәк!) Бары хатын-кыз гына депрессиядән котылуның мең юлын белә дип саный. 


Хатын-кызлардагы баш авырту­ларның сәбәбен ачыкларга җыенга­ныгызны беләм. Җавапны озак көтәргәме икән әле?
– Баш өянәге авыртуы күп очракта мидәге яки тире белән ике арадагы кан тамырларының тиз арада ки­ңәюе яки тараюы аркасында килеп чыга. Мигреньнең генетикасы инде 20 еллап өйрәнелә. Нәтиҗә шуны күрсәтә: әйе, аның белән, чыннан да, хатын-кызлар ешрак авырый. Һәм ул, артрит кебек үк, балага күбрәк анадан күчә. Мигрень өчен җавап бирүче геннар да ачыкланды. Әмма һәр ген шундый программа – ул бик яхшы эшләргә дә, начар эшләргә дә мөмкин. Теземдәге геннар бертөсле эшләмәгәнлектән, баш өянәгеннән интегүче хатын-кыз белән аның генотибы арасында бәйләнеш табу авыр. Әнидән шундый патологияле геном кабул итеп алып та, дөрес тормыш рәвеше алып барганда (дө­рес тукланганда, кан тамырларын ныгытканда, спорт белән шө­гыль­ләнгәндә, тормышка позитив караганда), берәү авырмаска мөмкин. Һәм, киресенчә, икенче кешедә мондый геннар да юк, ә ул барыбер авырый. 



Без мигреньне барлыкка китерүче генны алып ташлау организмга ничек тәэсир иткәнен тычканнарда өйрәндек. Бу генның активлыгын яртылаш киметә алдык. Әмма организмда гормональ үзгәрешләр башланды... Без хәзер биохимия белән генетика арасындагы чиктә торабыз. Бөтен дөнья аптырашта: геннар ни­чек көйләнә, ничек тәртипкә салына – белмибез. Аларның күп өлеше нәрсә белән «шөгыльләнә» – җавап юк. Элегрәк бу ДНКларны «чүп-чар» дип санау бар иде. Хәзер исә аңлыйбыз: безнең геном «лего»­ның бер өлеше генә... Шушы сорауларга җавап булмау аркасында бөтен нәрсә тукталды. Менә петуния гөле бар, аның 130 мең гены да аксым өчен җаваплы. Ә без, кешеләр, петуния­дән аерылабыз шул. Шуңа күрә миг­рень, инсульт кебек авыруларга һаман дәва табып булмый. Тагын биш елдан, бәлки, геннар сере ачылыр. Ул чакта максатка да ирешербез: һәр яңа туган бала махсус паспорт алыр. Анда сабыйның генетикасы гына түгел, бу геннар­ның ки­ләчәктә үзләрен ничек тотачагы да күрсәтелер: балага киләчәк­тә нинди авырулар янарга мөмкин – инфаркт, симерү, сукыраю... Бу паспорт, әлеге чирләр булмасын өчен баланы ничек дөрес тәрбияләү һәм дөрес тукландыру өчен, әти-әнигә һәм табибларга тапшырылачак. Мондый паспортлар 2005 елдан башлап бирелергә тиеш иде инде. Сүз куерткан арада биология бик алга китте. ГМО, синтетик юл белән табигатьтә очрамаган бактерияләр, гөмбәчекләр килеп чыгу начар нә­ти­җәләргә китерергә мөмкин. Дөньяда намуссыз галимнәр дә җитәрлек... 
Безне дәваларга тиеш булган наномашиналар барлыкка килүне көтү дә шомландыра. Бәлки алар киресен эшләр?


Бер ел элек Бөекбритания кендек каннары саклана торган банкка күзәнәкләрне модификацияләргә рөхсәт итте. Әйе, ясалма орлыкландыру юлы белән бала яралтканда сез, беренче чиратта, аның сәламәт булуын телисез. Ә аннан күзләре зәңгәр булуын теләрсез. Озын буйлы, көчле кирәк диярсез. Музыкант итеп күрергә теләрсез... Геннары модификацияләнгән бала, бәлки, дүрт колаклы булып туар. Кемгә үпкәләр ул чакта? Ахыры нәрсә белән бетәсен белмибез, әмма рөхсәт итәбез. Изге ният белән башланган эш югыйсә. Юристлар, күкәй күзәнәкләр хокукын яклаучы адвокатлар хәзер баш күтәрде... Минем үземне синтетик биология буенча башкарылган эшләр дә куркыта.  



Паспорт дидегез. Яңа туган балаларга биреләсе ул документка сез инде бер юл яздыгыз. Сабыйда киләчәктә агрессия буламы-юкмы икәнен төгәл әйтә аласыз.
– 2004 елдан башлап агрессия психик авыру дип санала башлады. Минем мәгълүматлар буенча, безнең гадәти мәктәпләрдә ир балаларның 5-7 проценты нигезсез агрессия синдромыннан интегә. Әмма бу хөкем карары кебек яңгырамасын иде. Агрессия ихтималы генетик паспорт-та күрсәтелгән баланы әни кеше 5 яшь тулуга спорт секциясенә җитәкләп китәр иде. Анда инде аңа усаллыгын күпме чыгарса да ярый... Алдагы ун ел эчендә, гормональ системасы тәмам формалашканчы спорт белән шөгыльләнгән бала, арып-талып кайтыр иде дә, йокларга гына авар иде. Башка бернәрсәгә – урамга, наркотикларга, эчүгә вакыты калмас иде...
 
Фәндә сабырлык кирәк: дөрес нәтиҗә ясау өчен озак вакыт таләп ителә. Монда берүзең генә күпкә ирешә алмыйсың. 

Агрессивлык кебек геннар тайпылышын тест ярдәмендә ачыклап була, дисез. Әти-әниләр андый тестны кайдан таба ала?
– 4-5 яшьлек балаларны шактый өйрәндек: аларда мондый синдром бармы-юкмы икәнлеге төкеректә инде күренә. Әлеге «тест-полоска»ларны күпләп җитештерү өчен акча гына кирәк хәзер. Әти-әниләр аны даруханәдә сатып алып, балада геннар мутациясе барлыгын яки юклыгын өйдә үзләре ачыклый алачак.

Кияүгә җыенучы кызлар булачак ирләрендә шизофрения кебек чирләр юклыгын да шушындый тест ярдәмендә генә белә алса, никадәр язмышлар җимерелми калыр иде... 
– Бу дөрес теләк, никахка кадәр, гомумән, генетикларда тикшерелү кирәк. Сез бит сәламәт бала тудырырга телисез... Дәү әнием Зәйнәп әйтә иде (ә ул Казанда билгеле абыстай иде): «Димчеләр нәселдә кем, нәрсә белән авырганы белән кызыксынмый калмаган. Һәм бу хакта яшермәгән. Ә сез яшьләр бүген бик кызык: ул нәселдә акылы җиңел биш туган бар, әмма барыбер шул гаиләгә килен булып төшәргә җыенасыз». Минемчә, хәзер мондый тайпылышларны ачыклау җиңелрәк тә: интернет бар, ә анда һәркемнең тормышы уч төбендәге кебек күренә. Белү беркайчан да комачауламый. Дус кызым төпле, ышанычлы санаган бер ир-атның ВКонтактеда алтмыштан артык хатын-кыз белән шактый якыннан аралашуын ачыклады һәм, әлбәттә, араларын өзде. 




Генетика белгеченә бармаган очракта, сайлаган ярыгызның туганнарына ныграк игътибар итегез. Бигрәк тә әни ягына, булачак кайнанагызның абыйларына – ир балага күбрәк әни ягы геннары күчә. Берәү дә, әйткә­нем­­чә, баласының чирле тууын теләми... Һәм, гомумән, чирләрдән арынырга вакыт инде безгә. Алдагы биш елда моңа нокта куярбыз дип уйлыйм. Әле чума, әле чәчәк, инде менә йөрәк-кан тамырлары чирләре... «Туклану биохимиясе» дигән яңа фән бар: Урта диңгез буе диетасы гына бу чирнең барлыкка килүен киметә икән. Балык, балык продуктлары, зәйтүн һәм зәйтүн мае, сыр, җиләк-җимеш, яшелчә... Бер бит кәгазь алыгыз да, бер якка әниегез һәм аның туганнары нәрсә белән авырганын, нидән үлгәнен, ә икенче якка әтиегезнекен языгыз. Тышкы яктан кемгә күбрәк охшагансыз, шуның 50 процент чирләре сезгә күчү ихтималы бар. Чирләргә каршы алдан аяк киенү хәерле... Хәзер «яшәү сыйфаты» һәм «үлем сыйфаты» дигән төшенчәләр турында күп сөйләнелә. Әйе, барыбызга да китәсе, әмма китү белән китү арасында да аерма бик зур. Дәү әниемнең намаз артыннан кылган догалары гел бертөсле тәмамлана иде: «Соңгы минутка кадәр аяк өстемдә йөри алсам икән», – дия иде. Һәм ул, чынлап та, нибары 15 минут кына авырды! Шул вакыт эчендә күзен ачып: «Миңа җиде фәрештә аш пешереп ашатты», – дияргә дә өлгерде әле. Бик бәхетле елмаеп җан бирде. 92 яшь иде аңа. Минем дә дөньядан шулай китәсем килә... Шактый катлаулы тормыш юлы узган, бик күп югалтулар кичергән, әмма яшәү ямен, тәмен җуймаган кеше иде дәү әни. Мин аны бик сагынам...

Соңгы вакытта сезнең лаборатория ни белән шөгыльләнә?
– Кызык эшләрнең берсе – тычканнарга кешеләрдән яман шеш өлешләрен алып урнаштырдык. Дарулар белән төрле тикшеренүләр үткәрү өчен модель үстереп алырга кирәк иде. Ә безнең тычканнар бер атна гына авырды да, шеш юкка чыкты... Шактый зур шеш кисәкләре иде алар, аны кеше тәненә китап тегеп кую белән генә чагыштырып була. Әлеге яман шешләр белән авыручылар үзләре инде мәрхүм булды... Хәзер тычканнарда аның кая киткәнен ачыклыйбыз. Әгәр организм аны ялкынсыну кебек кенә кабул итә икән, бу процесс ничек бара? Яман шеш белән авыручылар­ның, IV стадиягә җиткәч, кинәт терелгән очраклары бар. Гален – бөек рим табибы: «Шеш ул – кара меланхолия», – дигән. Тик безнең тычканнарда депрессия юк иде бит! Кызларның берсе хәзер ремиссиядән соңгы гистологияне тикшерә, икенчесе – биохимияне... Бер-ике айдан соң уртак бер картина туар, бәлки. 

Кешенең кылган яхшылыгы да, начарлыгы да үзенә әйләнеп кайта, дип санаучыларның берсе Сез. 
– Мин инде күп еллар эзотерика белән мавыгам. Ислам, христиан дине тарихы белән кызыксынам. (Миңа суфилар бик якын: хакыйкать серен төшенә алмаячакларын белгән килеш тә алар аңа таба атлаганнар.) Фән белән шөгыльләнүне, белем алуга омтылышны Аллаһы Тәгалә исламда гына хуплый – башка бер диндә дә юк бу. Исламда гы­на барлык хәдисләр кешенең тәненә түгел, ә җанына юнәлтелгән. Мәк­тәп­тә укыганда ук бер нәрсәне аң­ладым: биолог булсам, үземне кызыксындырган башка нәрсәләрне дә өйрәнә алам, ә диннәр тарихы белгече генә булсам, биолог була алмаячакмын. Без җиргә сынау узарга килгән, аны лаеклы итеп узу кирәк. 

Язмышларны кеше үзе яза дип саныйсыз инде алайса.
– Күпмедер дәрәҗәдә – әйе. Кешенең геномы сере ачылгач, башта ул генотип буенча гомер итә дип уйланылды. Аннан: «Юк, генотипка бәйлелек 40 процент кына, 60 процентны әйләнә-тирәлек, мохит хәл итә», – диделәр. Мин үзем кеше яшәгән әйләнә-тирәнең аңа тәэсире 80 процент тирәсе дип саныйм.



Без социумнан башка яши алмыйбыз: бер-беребезгә үзебез уйлаганнан да күбрәк бәйләнгәнбез. Молекуляр генетика аксыл тәнле кешеләрнең барысы да 50-60 мең ел элек туганнан туган ике сеңелдән килеп чыккан ди әнә. Сүз уңаеннан, молекуляр генетика белән шөгыль-ләнгәндә без хәтта кафедрада да шактый кызык нәрсәләргә тап булабыз. Төрле анализлар өчен еш кына үзебезгә дә кан бирергә туры килә. Тикшерүләр исә кайберәүләребез арасында туганлык җепләре барлыгын ачыклады! Ә эзли башлагач, уртак тамырлар, чыннан да, табылды. Безнең халык элек юкка гына шәҗәрәләр төземәгән. 

Сезнең тәүлек егерме дүрт сәгатьтән генә тормый кебек тоела. Вакытны ничек җиткерәсез? 
– Үзең өчен кызык булган нәрсәгә вакыт табасың ул. Аннан, биолог буларак, мин бер нәрсәне беләм: баш мие гел үсештә, гел мәшгуль булырга тиеш. Вак моторика белән (бармак очлары белән нидер эшләү) шөгыльләнү дә аны ныгыта, үстерә: бәйләү, тегү, чигү... Фортепьянода уйнау. Катлаулы әдәбият уку (сүзлек белән укысаң бигрәк тә әйбәт). 

Телевизор карыйм икән, болай гына утыра алмыйм: миңа һәрвакыт бәйләргә кирәк. Туганнарым: «Эшсез калсаң, акчага аптырамаячаксың», – дип шаярта. Күбрәк бүләккә дип бәйлим. Соңгы вакытта тегү белән мавыгам әле. Бер дус кызым тегүче – ул инде пальтога, тунга кадәр җитте. Минем әле күлмәктән, итәк-чалбардан узганым юк. «Күз курка, кул эшли», диләр – кыйммәтле тукымадан нидер кияргә теләсәң, бүген үзең тегү отышлырак. «Нинди кул эшләре беләсез?» – дип кайчак студентлардан да сорыйм. Юк, бел­миләр. Югыйсә хәзер моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. «Кулы күбрәк эш белсә, хатын-кызга тормышта яшәү җиңелрәк. Кемнәндер көткәнче, үзегезгә күбрәк ышаныгыз», – дим аларга. Бәйләү, мәсәлән, релакс ул. «Тынычландыра», – дип, табиблар хәтта йөрәк чирле ир-атларга да бәйләргә куша. Бер танышыма, ире белән аерылышкач, кем­дер: «Депрессиядән качу өчен сәйлән белән чигеп кара», – дип киңәш биргән. Башта ул песи рәсеме чикте. Матур килеп чыкты. Аннан кемгәдер икона кирәк булды – шуңа тотынды. Хәзер ул чиркәү өчен зур иконалар чигә, шуның белән акча эшли. 

Сез тагын ювелир да икән бит әле.
– Бизәнү әйберләре иң элек башымда туа. Аннан «Леонардо»га китәм: хыялымдагы муенса яки колак алкасын, беләзекне ясау өчен нәрсә кирәк, шуны сатып алам.
Ул кибеткә 8-10 яшьлек кызлар күп йөри – сиңа бөтен киңәшне бирергә мөмкиннәр. «Сәйлән ярдәмендә чигү нәрсә ул?» – дигәч, бер кыз минем үземә шундый әйбәт итеп аңлатты... Сабын ясау өчен наборлар сатып алучы ир-атлар да очрый анда.
(Мин үзем сабын кайнатуга барып җитмәдем әле, әмма теләк бар!) Чигәргә яраткан ирләр дә күп икән. Узган ел Эрмитажга «Урта гасырлардагы Испания, Англии һәм Франциядә чигү үрнәкләре» дигән күргәзмә килде. Фотога төшерергә ярамый иде. Шунда игътибар иттем, ир-атларның күбесе смартфон белән йөри һәм сиздермичә генә чиккән бала күлмәкләрен фотога төшерә. Берсеннән: «Ә нигә кирәк ул сез-гә?» – дип сорадым. «Мин чигәм», – диде ул. Авыр эш көненнән соң кул эшләре белән шөгыльләнү һәркемгә файдага гына. 

Безнең баш миенә, димәк, гел яңа тәэсирләр кирәк...
– Әйе! Шуңа сәяхәт итәргә яратам да мин. Испания­дә, Италиядә, Франциядә, хәтта Австралиядә дә булдым. Быел, мөгаен, Кырымга барырмын дип торам. Әти хәрби кеше булгач, озак еллар Германиядә яшәдек – немецча укый алам. Инглизчә укыйм да, сөйләшәм дә. Быел үземә җәен итальян телен өйрәнергә сүз бирдем. Бик матур тел! Алай ук авырга да охшамаган. 
Телләр өйрәнү дә безгә геннар белән күчә.

Әгәр кеше телне «ишетми» икән, аны җәфаларга кирәкми: андыйлар әйбәт укыячак, тәрҗемә итәчәк, әмма сөйләшмәячәк. 

«Сөембикә», № 4, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар