Логотип
Уңыш серләре

ГӨЛНАЗ

Без бит авыл кызлары!

Кармышта да шул ук яшел түбәләр, мәчет, бакчалар. Урамнар артында яшел болын. Гөлназлар өен әллә каян танып алдык: яшел капка төбендә... «Татар кызы-2017» дип язылган «Лада Гранта» автомобиле! Беләбез инде: Уфада бүләк иттеләр!.. Без килешкә, Гөлназ үзе дә кайткан Казаннан. Алъяпкычлар бәйләп, апалы-сеңелле токмач кисәләр. Лилиясен күр: апам, апам дип кенә тора! Сагынган! Әниләре Гөлия ханым да яулыгын бәйләгән, алъяпкычын япкан: кай арада бәлешен салган да, кай арада коймагын өлгерткән... 

...Абау! Әкият өедер бу! Җәннәт бишеге! Таудагы нарат урманы ишегалларына ук терәлеп тора.  «Өйне кайда салырга белгән Гатиннар», – дибез. 
– Юк шул, – дип көлә әти кеше. – 3 гектар җиргә үзебез утырттык ул наратларны. Кызларыбыз белән бергәләп! Шәрә тау битләре генә  иде бит каршыда... Әле тагын утыртачакбыз. 
Менә ничек икән! Районның икътисад палатасы җитәкчесе Шәүкәт Фатыйх улы Гатин – тәвәккәл, нинди генә эшкә тотынса да, беркемнекенә охшамаганча эшләп куя, дигәннәр иде аны.    
«Әтинең уйлау сәләте таң калдыра. Бөтенләй башкача фикер йөртә ул. Әле дә истә: ярыша-ярыша математикадан мәсьәлә чишәбез. Әти гел көтелмәгән юллар белән, бернинди формуласыз-нисез чишә, җавап та дөрес чыга! Аның белән шахмат уйнау рәхәт. Төгәл фәннәргә тартылу әтидән күчкән...» – Гөлназ шулай ди.
«Әдәбиятка, иҗатка, җыр-моңга мәхәббәтне әни тәрбияләде. Шигъриятне дә әни яраттырды. Әни ягы – җырчылар, гармунчылар ягы. Үзе, абыйлары, әтисе, бабасы – бар да уйный. Бабасы Зөфәр тирә-юньдә бер атаклы гармунчы булган. Безнең авылның бер кешесе әйтә икән, әгәр Зөфәр кебек уйный белсәм, шундук сыерымны сатып гармун алыр идем, дип... Безнең әни бик сабыр, тыйнак, гадел. Шуңа укучылары да ярата. Мәктәптә химия һәм сәнгать фәннәре укыта ул. Мин оялчанрак, әни ягына тарткан...» – Монысы әнисе турында. «Гөлия ханым зирәк, зыялы, тәртип ярата, аз сөйләп, күп эшли», – дип, Гөлназ сүзләрен тагын дәвам итәсе килә.     


 
 ...Өйгә терәлеп торган наратлыкны карарга дип чыгып китеп, Сөлчә елгасын да, Ерак Кизләү чишмәсен дә, Ташказанын да күреп кайттык. Иксез-чиксез болыннар, тау сыртлары, моннан Европа–Кытай юлы узачак икән...  Кайда да киңлек, иркенлек. Гөлназның «мин авылга береккән» дигән сүзләре аңлашыла... «Без балаларыбызны күбрәк хезмәт белән тәрбияләдек. Аларның җәйләре гел эш белән үтә иде. Сыерын да савалар, умарталарны да карашалар... Малайлар эше дип тормыйлар: җирен дә казыйлар, печәнен дә чабалар, көтүгә дә чыгалар», – ди әтиләре горурланып. Менә кайдан килә икән ул тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык! Менә кайдан башлана икән зур җиңүләр, уңыш юлы!  
Уфада узган «Татар кызы-2017» Халыкара конкурсы мизгелләре күз алдыннан йөгереп уза...
 

 Уфаларга баруларым...

...Ул көнне бөтен Чирмешән, юк ла, бөтен Казан, яраткан университеты, алай гынамы – бөтен Татарстан «Гөлназ» исемен йөз, мең кат кабатлагандыр. Җиңгәнче дә, җиңгәч тә... Уфада узган «Татар кызы-2017» Халыкара гүзәллек конкурсында Россиянең иң матур татар кызы булып танылды бит ул! Көндәшләре дә бик лаек иде югыйсә. Репетицияләр вакытында: «Без, без, без идек, без унике кыз идек», – дип, уйнап-көлеп, үзләрен төрле яктан күрсәтә алган, сәхнәдә төрле образларга кереп, халкыбызның асыл сыйфатларын ача алган Алсу, Регина, Әлфия, Динара, Диана, Адэль, Розалия, Назлыгөлләр... Мәскәү, Петербург, Чиләбе, Әстерхан, Екатеринбург, Уфа, Ижау, Симферополь, Ульяновск, Оренбург, Актүбә (Казакъстан) кызлары арасыннан Гөлназны ничек сайлап ала белгәннәр? Үзе менә искә төшереп карый да... Ниләр кичерде соң ул? Нәрсәсе белән таләпчән жюрины эретә алды? Ничек тамашачы күңеленә хуш килде? Иреннәре, күзләре, бөтен җаны белән сәхнәдән елмаеп чыгыш ясаган, белеме, таланты, уңганлыгы белән таң калдырган горур һәм тыйнак, гади һәм ихлас, чая һәм тапкыр бу кызны күрмәү, аңа сокланмау мөмкин түгел иде. Фирүзә төсендәге күлмәге, күр, ничек килешә үзенә! Ул толымнары тагын! Алкалары!.. «Язмышыма хуҗа булып / Кайтчы, зинһар, Сөембикә!» Монысы – җыры. Ул бит – Сөембикә ханбикә, Казан ханлыгы патшасы бүген! Хәер, бәйгедә катнашучы кызларның һәркайсы кабатланмас образда анысы.  Режиссер Гүзәл Акбердина аларны Мөхлисә Бубый, Заһидә Тинчурина, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Сара Садыйкова,  Мәгубә Сыртланова, Бэлла Әхмәдуллина, Мәрьям Солтанова, Фәридә Кудашева, Чулпан Хаматова, Альбина Шаһиморатовалар итеп күрде. Җырчы Гөлназның Фәридә Кудашева буласы килгән иде бик тә. Режиссерга яхшырак күренәдер – «Сиңа Сөембикәне бирәбез!» – диде. Гөлназ бөтен җаны-тәне белән тәвәккәл Сөембикә образына кереп чумды. Аның турында никадәр мәгълүматлар алды, күпме китап укыды, риваятьләр өйрәнде! Сөембикәнең сабырлыгы, милләтенә, диненә тугрылыгы, каһарманлыгы, фаҗигасе таң калдырды Гөлназны! Менә хәзер шул образны сәхнәдә ачарга кирәк! Тамашачы каршында гына түгел, милләтең, халкың алдында да зур имтихан бу!


 
Мәктәп елларында Нәүрүз бәйрәмендә Нәүрүзбикә булган, «Созвездие-Йолдызлык», «Сөембикә варислары», «Дулкыннар» бәйгеләрендә чарланган, «Сәләт» мәктәбе аша узган, физика, химия, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашкан һәм җиңгән (татар теле буенча өч ел рәттән – районда, ике тапкыр республика күләмендә беренче урынны яулаган кыз бит ул!), мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан федераль университетының икътисад факультетына укырга кергән Кармыш кызы сынатамы соң! Студентларның «Ягымлы яз» фестивалендә «Яз гүзәле» булды әнә. «Татар кызы» бәйгесенең Татарстан буенча йомгаклау турында җиңеп чыккач, «Казансылу» исемен куштылар үзенә.
 
Дулкынландыргыч мизгелләр... Яраткан җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов «Татар кызы–2017» дип Гөлназның исемен яңгырата. «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразыев машина ачкычын тапшыра. Златоуст осталары ясаган таҗны Гөлназга кидерәләр. Алкышлар, чәчәкләр, елмаюлар... «Гөл-наз! Гөл-наз!» дип бөтен зал гүли... Тамашачылар арасында җан атып утырган әтисе дә дулкынланган, сеңлесе Лилия сөенечтән бөтенләй елап ук җибәрде... 


Бәхет шушыдыр ул!..

...Сәхнәдән буй җитмәс югарылыкта күренгән Гөлназ, өйләрендә балалыгы да чыгып бетмәгән гап-гади кызга әйләнеп, яныбызда бөтерелә. Шаян. Йомры-йомры сүзләр чыга үзеннән. Кармышка кайткач, мишәрчәгә күчкәнемне сизми дә калам, ди дә, «Чәчәкле чәйнектән чәй эчәбез дип сүләшәләр бездә», – дип көлдерә, «ч»лары чыңлап-чыкылдап тора мәгәр.
 Озак сөйләшәбез. Бәхет, киләчәк, хыял, матурлык турында да... Китаплар, җырлар, иҗат хакында да... Уй-хыяллары белән ул тагын да тулырак, тирәнрәк ачыла бара. 
«Мондый конкурсларда катнашу өчен үз халкыңны, милләтеңне, телеңне, гореф-гадәтләреңне яратырга һәм шуны башкаларга да күрсәтә белергә кирәк».
 
«Матурлык ул – күңел байлыгы».
«Күңелдә һаман аңлатып та, язып та бетерә алмаслык хисләр! Бәхет шушыдыр инде ул! «Татар кызы» дигән горур исемне йөртә алу бәхете!»
«Замана кызы – акыллы, түзем, хуҗалыкчыл, әдәпле, ягымлы булырга тиеш». 
Машина йөртү таныклыгым бар. Уфадан машина белән кайтып төшкәч, авылдашлар и сөенде инде!»
 «Бабам халык батырлары турында төрле әкиятләр сөйли иде. Әбием исә авылыбызның «аяклы энциклопедиясе». Аның ярдәмендә җиде буын бабаларыбызны табып, нәсел шәҗәрәбезне ясадык. Нәселебез тарихы бик бай. Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның тамырлары безнең гаиләгә барып тоташа».


 
«Әти белән әни динебезгә, телебезгә, халкыбызга тугрылыклы итеп үстерде. Камиллеккә омтылырга, сабыр булырга, үзеңне башкалардан өстен куймаска өйрәттеләр».
«Уфада Чиләбе кызы Розалина Туктарова белән бер бүлмәдә яшәдем. Ул татарча сөйләшүемә соклана, кызыгып утыра иде. Бездә татар теле дә, татарча телевидение дә юк, ди. Чит өлкәләрдә татарча сөйләшергә тилмерүчеләр бар икән бит! Нигә әле аларга ярдәм итмәскә? Шул ук «Сәләт»не оештырырга була. Ләкин бу проектка алыныр өчен вакыт кирәк. Акча мәсьәләсенә дә килеп төртеләсең. Оештырып җибәрү өчен команда булу да шарт. Берүзең генә беркайчан да бернәрсә дә эшләп булмый. Ә шундый аралашу мохите тудыру хыялым бар».
«Ялтада «Сөембикә варислары» фестивалендә диңгез дулкыннары шавы белән узышып, Сәйдәшевнең «Җәй айлары»н җырладым».
«Еллар узгач, монда килгән һәркем турында ишетерсез, белерсез әле», – дигән иде Гөлзадә апа Сафиуллина. Ничек алдан күрә белгән ул! «Сөембикә варислары»нда катнашкан Гөлназ Асаева, Илүсә Хуҗина, Марат Фәйрушин, Айгөл Хәйри, Гөлназ Исмәгыйлева, Артем Пискунов, Резеда Сәлаховалар турында бөтен кеше белә хәзер!»  
«Яраткан шагыйрьләрем – Муса Җәлил, Хәсән Туфан. Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен кайта-кайта укыйм».
«Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсерен сәхнәдән укыганда күз алдымда гел туган авылым, аның чишмәләре булды. Минем дә сагыну иде ул».    
«Халкым өчен янып яшәвемне күрсәтәсем килә».
«Җырлый торган кызларны туплап, институтта «Мизгел» ансамбле оештырдым».
«Ә чәчләремне гап-гади шампуньнар белән юам. Бәлки, Кармыш сулары шулай үстергәндер... Әниемнең дә, сеңлемнең дә чәчләре озын».
«Хисләрем, күңелгә генә сыялмыйча, шигырь булып, кәгазьгә төшә... 
Ялгыз урамнардан атлап барам,
Күңелемдә гармун тавышы.
Ерак гасырлардан уелып калган
Милли, сихри моңнар агышы...
Йә, ничек?..»
 
...Афәрин, Гөлназ! Ошый! Матур! Без юл буе синең җырларны, синең тавышны тыңлап кайтабыз. Репертурны да сайлый белгәнсең инде! «Җәйнең матур аяз таңнарында», «Илкәем», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Иделләре-күлләре»,  «Туган җирем», «Тибрәнә җыр күңелдә»...  «Саф чишмә сулары, һавасы, / Тугае, болыны, урманы / Кочаклап алырлар үзеңне – / Әйләнеп авылга кайт әле...»  Монысы инде бөтенләй синең халәткә туры килә. Монысы – Гөлназ җыры.  Авыл, табигать, туган җир сәламе булып, Казангача озата кайта безне...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дерес, матур язылган.Гелназ молодец ул безнен.Горурланам мин кызым, син молодец

    Хәзер укыйлар