Логотип
Уеннар

Бармакларны уйнатыйк...

Күпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бар­маклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә.

Исәнме, имән бармак

Күпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бар­маклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә.
Бер-ике яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен шундый тәҗрибә үткәрелгән: балага бер (ике, өч) бармагын күрсәтергә кушыла (олы кеше бер, ике, өч бар­магын күрсәтеп, “син дә шулай эшлә”, ди). Биремне төгәл, дөрес үтәүче балалар яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче ба­лалар бармакларын аерып күрсәтә белмиләр (барысы бергә бөгелә яки җәелә), хәрәкәтләре сүлпән. Димәк, баланың кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкарырга өйрәтми торып, аның сөйләме тиешле үсештә була алмый. Бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше тоткарлана.
Бармакларны хәрәкәтләндерү күнегүләрен бала белән алты-җиде айлык вакытта ук башларга мөмкин. Бу вакытта баланың бармакларына массаж ясау — бармак очларыннан беләзек сөягенә (запястье) таба сыйпау файдалы; шулай ук баланың һәр бармагын үз бармакларың белән бергә бөгү яки җәю күнегүләре ясарга кирәк. Күнегүләрнең дәвамы ике-өч минуттан артмасын.
Ун айдан башлап, үзенчәлекләренә карап, уенчыклар белән төрлечә эш итәргә: бер шакмакны икенчесе өстенә ку­ярга, шарлар, туплар тәгәрәтергә, зуррак сыешлы әйберләр эченнән кечерәкләрен алырга һәм кире кертергә һ. б. шундый күнегүләр башкарырга мөмкин.
Түбәндә бер яшьтән алып җиде яшькә кадәр бала­ларның кул чуклары хәрәкәтен үстерү өчен кулланыр­га мөмкин җиһазлар, уенчыклар тәкъдим ителә:
- Вак уенчыклар, ташлар... Аларны тутыру өчен тартмалар, төрле формадагы пирамидалар, мозаика;
- Тәгәрәтү өчен төрле диаметрдагы шарлар;
- Төрле зурлыктагы боҗралар (таякка яки башка уенчыкка кертү өчен);
- Төймә төймәләргә, бау бәйләргә, төен чишәргә өйрәтү өчен җайланмалар;
- Капшап карап тану өчен төрле вак уенчыклар һ. б.
Кул чуклары өчен күнегүләр ясатканда нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Гадирәк уеннардан башларга кирәк.
Мәсәлән, “Күрешү” уены. Бу уен бармакларның исемнәрен хәтердә калдырырга да ярдәм итә. Баш бармакның очы имән бармакка тидерелә. “Исәнме, имән бармак”, “Исәнме, урта бармак” һәм шулай итеп баш бармак калган барлык бармаклар белән исәнләшеп чыга. Соңрак уен катлауландырыла: ике кулның бармак­лары бер-берләре белән “исәнләшәләр” — уң кулның баш бармагы сул кулның баш бармагы белән күрешә, башка бармаклар белән дә шулай дәвам ителә. Куллар­га исемнәр дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, уң кул бармак­лары — “куяннар”, ә сул кул — “тиеннәр”: “куяннар” “тиеннәр” белән исәнләшәләр.

Кәҗәкәй

Әлеге уенны бала өлкәннәр сөйләмен аңлый баш­лагач ук уйный башлый. Кул “кәҗә” ролен башкара. Учны аска таба каратып бармаклар йодрыклана, ә баш бармак белән чәнчә бармак алга таба сузыла. Бу вакытта түбәндәге шигырь юллары әйтелә:

Кәҗ, кәҗ, кәҗәкәй,
Минем улым (кызым) бәләкәй,
Ул — акыллы, ул - тәтәй,
Тимә аңа, кәҗәкәй!


Соңгы сүз әйтелгәч, бармаклары бөгелгән “кәҗә”: “Сөзәм, сөзәм, сөзәм!” — дип, ба­ла тәненең кайсы да булса бер өле­шен җиңелчә генә кытыклый.
Бала чыркылдап көлә.

Туп

Түгәрәкләнде­релгән уч төпләре туп рәвешендә бер-берсе белән тоташа. Бер бала “тубын” икен­че баланың кул өстенә куя. Алар кара-каршы басып, “туп” чөеп уйныйлар:

Рөстәм, сиңа туп бирәм,
Әйдә, уйныйбыз бергә,
Кирәк аны, чөеп-чөеп,
Тотып ала белергә.


Песием, песием...

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе: “Песием, песи­ем, песием” дия-дия, аның кул ар­касын сыйпый да кинәт: “Прес-с!” дип, җиңелчә генә аның кулына сугып ала. Бу вакытта бала тиз генә кулын тартып алып өлгерергә тиеш. Әгәр ку­лын алып өлгерсә, ул — җиңүче, өлгермәсә — отылган була. Рольләр алмашына һәм уен дәвам итә.

Өй
Куллар өскә кара­ган. Баш бармакларның берсе янына икенчесе ята, калган бармакларның очлары (бер чәнче бармактан тыш) тота­ша. Уң кулның чәнче бармагы өскә күтәрелә.

Бармакларны тоташтырып,
Өй төзедек без сырлап,
Морҗасын да куйыйк әле,
Торсын өйне матурлап.


Куян

Бармаклар йодрыклана. Имән һәм урта бармак­лар өскә күтәрелә.

Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә:
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.


Шигырь юлларын сөй­ләгәндә, бармаклар селкетелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар