Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Язмышым батканда суларга

Язмышым батканда суларга

Язмышым батканда суларга
Кулларыма син кагылдың...
Адым саен кояшка таба
Җитәкләшеп без атладык...

Кояшка тиң кешем дөньямда,
Нурлар җылы наз бакчамда.
Язмышым батканда суларга
Нурларың кая баксам да...

Тормышым тук hәм мул чакларда,
Очып сайрады барчасы...
Язмышым батканда суларга,
Сайрамадылар акчасыз...

Уйламадым, барсын сыйладым,
Баш имичә усалларга...
Кояш та бит нурын сайламый
Җылы коя җиһанларга... 

Уелып-уелып, уйланам...
Мин яшимен бу хәлдә дә.
Язмышым батсада суларга,
Гөлләр чәчәктә түтәлдә...
02.11.2017

 

Юллар калды уелып...

Моңлы сагыш өтә йөрәгемне,
Кыр казым очты карлы күлдән.
Җан тәрәзен чиртә песнәгем,
Ялгыз күлем - әрнеш күңлемдә. 

Кыр казым киткәч, сулды төнбоек,
Гөмер уза шулай боегып...
Киткән кошларым кайтырсыз микән-
Сезнең юллар калды уелып...

Көннәрем дә кыр казлары кебек
Сиздермичә тезлеп үтәләр...
Киткән кошлар кире кайтыр микән-
Ямьнәремне алып киттеләр...

Зәңгәр күлем көтәр сезне язда,
Ак канатлар күктән агышын...
Төнбоекларым ачылыр күлдә,
Җылы күлдә эрер сагышым...

Кыр казым киткәч, сулды төнбоек,
Гөмер уза шулай боегып...
Киткән кошларым кайтырсыз микән-
Сезнең юллар калды уелып...
04.11.2017

 

Мин гашыйк Сиңа, саф Табигать!

Мин яратам Сине, Табигать!
Хисем җырлыйм кыя кырында.
Шатлыгымны коеп суларга
Җылынам кояш нурында.

Кошлардай очар идем мин дә
Югалыр идем тауларда.
Җырлы кыя кырым өем дә,
Ә Җил эзләсен... далада...

Мин гашыйк Сиңа, саф Табигать!
Син генәдер горурлыгым...
Очып талсам, хуш,Табигать,
Минем тугры матурлыгым!

Татлы арфа синең моңнарың
Җан боекса мин тыңлармым.
Иң саф авазлы кылларымны,
Сине тыңлап... мин тынармын...

Кошлардай очар идем мин дә
Югалыр идем тауларда.
Җырлы кыя кырым өем дә,
Ә Җил эзләсен...  далада...
06.11.17

 

Җан әрнесә

Бик тиздән өзелер соңгы яфрак,
Капланып карларда тапталыр...
Яфрактай булмасын ла язмышлар,
Йөрәкне өзүләр газаптыр...

Көзге яфрак - күзләрем сагышы,
Яфракларда агач нурлары...
Агачлар уза кеше язмышын
Өметләнеп көтә язларын...

Бик тиздән өзелмәсен яшәүләр
Тормыш газабына капланып...
Мәhабәт җырлар сузып булырмы,
Җан әрнесә дустан тапталып...

Киемсез калган мескен агачлар
Сарып алыр сезне ак карлар...
Гомерем, син өзелмә юлдашсыз -
Ялгызымны каплар ак карлар...

Бик тиздән өзелмәсен яшәүләр
Тормыш газабына капланып...
Мәhабәт җырлар сузып булырмы,
Җан әрнесә дустан тапталып...
06.11.2017
 

Саф Бәхетне үртәмик...

Язмышымны бәгърем, үзгәртеп, 
Безнең күзләр бирде сүзләр...
Бар Дөньям куйды әйләнеп лә,
Теләп безгә ак бәхетләр!..

Сынамыйк язмышны, кирәкми-
Уйнап кына да көнләшмик,
Уйнап кына да үпкәләшмик,
Саф Бәхетне без үртәмик... 

Сызланмасын күңел шикләрдән,
Гомер бер мизгел сөйгәндә.
Сынмый сынауларга саф сөю-
Бәхеткә кирәк түзәргә!..

Сынамыйк язмышны, кирәкми-
Уйнап кына да көнләшмик,
Уйнап кына да үпкәләшмик,
Саф Бәхетне без үртәмик... 
07.11.2017

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорогая Энзе Фойгт, стихи прекрасны- в этот момент я хочу пожелать Вам выздоровления СКОРЕЙШЕГО!!!

    Хәзер укыйлар