Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Яшьлек Әйләнмәм!

Һичбер вакыт яшьлек чыкмас истән - 
Керсез күңел коча җир йөзен.
Мәхәббәтем, назлы хисләр белән,
Миллиондай роза гөлләрен.
 
Кызыл розалар, кызыл розалар
Саф сөю җебенә бәйләнгән.
Һәр берсендә яшәүнең ямьнәре
Мәхәббәтем - яшьлек Әйләнмәм!
 
Яшьлегемдә ачы җилләр кинәт
Сөю җебен ярсып өзмәсләр...
Кадер бүләгем - рухи байлыгым
Һава-Адәм тойган ул хисләр.
 
Кызыл розалар, кызыл розалар
Саф сөю җебенә бәйләнгән.
Һәр берсендә яшәүнең ямьнәре
Мәхәббәтем - яшьлек Әйләнмәм!
 
Бәллүр, ватылучан бит ул яшьлек,
Керсез назы коча җир йөзен.
Һичбер вакыт, адашмасын хисләр,
Калсын гомеремдә бизәгем.
30.01.2018

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар