Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Тагын бер мәхәббәт...

Яратамын. Мөмкинме тагын бер 
Җан биләрлек, тулы мәхәббәт? 
Бәлки гомребезгә тик бер генә 
Биреләдер татлы бу ләззәт? 

Бәлки аңа аеры хокуклыдыр 
Пакъ йөрәкле, тәүге сөйгәннәр? 
Хыянәт, чарасызлык, әрнүнең 
Асылына төшенмәгәннәр?.. 

Яратамын. Мөмкинме тагын бер 
Йөрәгеңдә ялкын кабызу? 
Әйтерсең, уңыш бирмәс туфракта 
Янәдән тереклек торгызу. 

Кинәт бер хакыйкать ачыкладым – 
Ал күзлекләр күптән киштәдә, 
Көчлерәктер акыл белән сөю 
Тәүге, җүләр, үткән хистән дә! 

Яратамын. Мөмкин ул, кыйммәтле, 
Зарыгып көтелгән мәхәббәт. 
Язмышымда синең барлыгыңа 
Аллаһыма чиксез, мең рәхмәт! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар