Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Сугыш чоры почтальоннарына һәйкәл куярлык...

Сугыш чоры почтальоннарына һәйкәл куярлык.
Аларга әле бер илдә дә һәйкәл күргән юк.
Сумка авырлыгы баса иңнәрен.
Бүген хәсрәт утына салыр тагын кемнәрне...
Хат авырлыгыннан түгел, эчтәлеге баса иңнәрне...
Кайгы хаты белән бусагадан атлап керүләрне
Белмим, нәрсә белән тиңләрлек.
Хат-хәбәрне тапшырганчы ничә кат
            ул йорт-тирәне әйләнә.
Ишек шакыганчы салкын тиргә бата,
Йөрәге кага, башы әйләнә.
Шулай һәр хат хуҗасына тапшырылганчы
Почтальон ничә үлеп, ничә терелә.
Егерме миллионнан артык алар - 
Ятучылар салкын кабердә.
Ә күпме хәбәрсез югалганнары?
Бүгенге көнгәчә якыннары эзли,
Хәбәр көтә алардан.
Сирәк шул, сирәк табылганнары.
Ә күпметагын каберсез калганнары.
Сөйгәне, балалары килеп баш иярлек
Юк шул чәчкә салырлык урыннары.
Сирәк шул, сирәк кабере таблганнары.
Менә шулай почтальоннар,
Һәр хәбәрне йөрәкләре аша кичереп,
Хезмәт иткән халкына
Бер үлеп, бер терелеп.
Шуңа күрә ул заманда
Авыр хезмәт булган почтальонда.
Сөенчле хәбәр булса әгәр,
Минутында китереп җиткергәннәр,
Геройларга тиң хезмәт.
Җиңү көнендә аларга да хөрмәт.
Әйе, сугыш чоры почтальоннарына һәйкәл куярлык.
Аларның хезмәте - батырлык, моңар торырлык. 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар