Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Сине күрәм мин көзгедә

Авыр сүзләр җиңәлмәде

Зарланмаем авыр дип яшәү,
Уйлап, еллары сүнгәнне...
Төштә - ерак сәфәрдә яшәү,
Күңелле сөйләү күргәнне.

Бирешмәмен явыз телләргә,
Белми алар киләчәген...
Намус куша иман теләргә,
Чистарсын дошман йөрәге.

Зарланмаем авыр дип яшәү,
Авыр сүзләр җиңәлмәде.
Үзәккә үткән кеше, җилдәй,
Очты исәбең , тимәде...

Зарланмаем авыр дип яшәү,
Күз яшем барсын кичерде...
Яшьләр йоттым- ачулы дәшү,
Сиңа шатлык соң бирдеме?!

Моңаеп алга әле атлыйм,
Талмагыз көтеп сынганым.
Ходаемдыр мине бик саклый,
Күреп җаным елаганын...
30.08.2017

 

Сине күрәм мин көзгедә

Саубуллашып, аңламадым шул,
Хушлашканны без мәңгегә...
Антлар иттек күңел, җан тулыш,
Сулар сибә күзем гөлгә...

Яшәгәндә Сөю яшәсен,
Сөелеп яшәү хакына.
Бәхеткә гел бәхет өстәлсен,
Теләгебез антыбызда...

Таңнар да елый назланмыйча,
Синсез кердек сары көзгә...
Бүген дә яшим аңламыйча,
Сүрәтең элдем көзгегә...

Яшимен мин Сөю хакына,
Сине күрәм мин көзгедә.
Тугры булып яшим антыма,
Күзем төшә гел көзгегә...
27.08.2017

 

Өрәңге дәрте

Бер карасаң иде күзләремә
Кичер мине дип, бик үкенәм...
Гашыйк иттең татлы сүзләреңә
Яшьләрем яшерәм сүзләрдә..

Яши алмый аерым аккошлар
Бергә идек парлы аккоштай
Алкышлап безне, сайрады кошлар
Бәхетле йөрәк булмый таштан

Аерды безне өрәңге дәрте...
Миннән башка "йөреп кайтулар"
Йөрәгемне җәфалап син дәшмә..
Соңлаган соңгы аңлашулар..

Яши алмый аерым аккошлар
Бергә идек парлы аккоштай
Алкышлап безне, сайрады кошлар
Бәхетле йөрәк булмый таштан

Онытылмый икән чын мәхәббәт
Чакырам, кайт, сөям ялкынлап..
Онтылсын көнчеләрдән тик гайбәт
Кайтам диеп, җаным шалтырат...
01.05.2017

 

Яшәү яме сүрелгәндә...

Идел сулары тирбәлгәндә
Көзге салкынча җилләрдә,
Җилләр исәдер күңелләрдә,
Ялгызың калсаң көймәдә.

Комлы тигезлектә чәчәкләр,
Көз төсләре таҗларында.
Сөенмиләр, көзге киләчәк,
Сагышка күмгән аларныда.

Чәчәкләр дә уза үз юлын,
Сөю, назга мохтаҗ алар.
Яшә дип гөлем җанга алдым,
Өшетмәсен кышкы карлар.

Гөлем яши мине юатып,
Назын тоям күңелләрдә.
Көземдә сине үзем таптым,
Яшәү яме сүрелгәндә...
31.08.17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сагыну-юксынуны кунеле аша уткэреп шигырь юллары итеп тезгэн Энже... Унышлар телим. Бик яратып укыйм анын шигырьлэрен...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэйрэмнэр белэн Сезне! Э шигьри суз hэм жыр искиткеч.Гади hэм гаять анлаешлы тел, эмма адэмнэрне сискэндереп жибэрэ, УЙЛАНЫРГА мэжбур итэ. Ваше намерение продвигать людей в лучшем направлении достигает цели. Я искренне рада за Вас! Успехов и счастья Вам!!!

      Хәзер укыйлар