Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Сабак

Нәрсә булды, тукта, ни хәлең бу? 
Ник бу кадәр моңсу күзләрең? 
Кичә генә, җәйге кояш кебек, 
Нурлы, җылы иде йөзләрең... 

Кем өшетте сине, кем туңдырды? 
Әйтмәсәң дә, беләм сәбәбен... 
Бу дөньяга туган һәрбер кеше 
Тәмамлыйдыр тормыш мәктәбен. 

Гыйлемләре, билгеләре төрле булыр, 
Төрле булыр гыйбрәт-дәресең. 
Теләгем - дөрес белем алып чык, 
Дөрес аңла тормыш мәгънәсен! 

Һәрбер сабак үзенә бер хас 
Язмышыңда эзен калдырыр, 
Әмма ләкин синең кулда сайлау - 
Рәхмәт эземе, нәфрәтме булыр. 

Иң олы дәрес ул “Яхшылык”, 
Дөреслек гел аның артында. 
Әрнетсә дә берсен берсе кеше, 
Камилсезлек аның асылында. 

Барыбыз да Аллах бәндәләре, 
Беркем изге булып килмәгән. 
Һәвәслек, курку кемдә дә бар, 
Юк ул бер җан үпкәләтмәгән. 

Шулай булгач, гафу итә белик, 
Аңлыйк кеше кимчелекләрен! 
Хөкем кылу - Аллаһ өстенлеге, 
Без хәтерлик игелекләрен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар