Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Әниемнең авыр сулышы

Газиз Әнием, сагынам сине...бик сагынам...
кичер мине... син Җанымда минем....


Гомернең беренче авазы
Әнием йөрәк тибеше.
Әниемнең авыр сулышы
Җаным беренче тибеше!

Иң бәхетле ана газабы -
Баланың беренче елавы.
Иң бәхетле бала газабы -
Ана карынын ташлавы...

Тәүге караш ана күзенә-
Ул иң тәүге мәхәббәттер!
Ана гомеренең тәхете
Газиз баласы бәхетедер...

Әнигә җитә сөеп караш
Наз тулы моңсу күзенә.
Иң газаплы ана газабы -
Бала очырту үзеннән...

Кайтыйк ешрак өебезгә
Әни көткәндә өзелеп...
Без онытсакта,  ул көтәчәк- 
...киткәч - ул елар терелеп...
Яшәгезче озак Әниләр!!!
25.11.2017

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хормэтле Энзе ханым! Сезнен особенный шигырьлэрегез, заманнан алда атлый кебек!!! Сез тик терелегез! Яратабых сезне- мин халык исеменнэн эйтергэ курыкмыйм!!! Рэхмэт Сезгэ!!!!ТЕРЕЛЕГЕЗ!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт Сезгэ минем узенчэлекле батыр, ШАГЫЙРЭМ!!!!!!

      Хәзер укыйлар