Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Әнием яран гөле

Әниемнең якты хатирәсе
Алсу чәчәкле яран гөле.
Ничә еллар элек мин утырттым
Күчереп шул ал яран гөлен.

Якын дуслар дип җырласаларда
Газиз Анамдыр минем Аллам!..
Иң караңгы, авыр вакытымда
Әнием ядкаре - "Түз, балам!"

Яран чәчәгедәй алсуланып
Таңнар атса иде дөньямда.
Ялгызлыктан минем күңелемдә
Сүлмәс микән ал яранымда...

Якын дуслар дип җырласаларда
Газиз Анамдыр минем Аллам!..
Иң караңгы,авыр вакытымда
Әнием ядкаре -"Түз, балам!"

Җуймас хәтерем бергә чакларны 
Җаным, сиптен су яраныма.
Газиз Анам, синең догаларың
Юадыр безнең яраныда...
20.01.2018.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар