Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Матурлык

Матурлык...

Гузәллек, сезнең өчен чибәрлекме? 
Әллә инде тирән эчке дөньямы? 
Курчак булу - бик кыйммәтле буләк, 
Кеше була алу - шулай да кирәгрәк... 
Матурлыкны алтын белән тиңлиләр, 
Дөрес, алтын - ятмый аяк астында, 
Иң мөhиме, эчкерсезлек бәяләнсен, 
Гадилекнең төсе җирдән китмәсен. 
Ямьлелек - сорый бит үзен аңлавын, 
Авыр сынауларга бирешми калуын, 
Дуслар уңышларына сөенеп торуын, 
Ак көнчелек белән генә алга атлавын. 
Гузәллек сынала, ялкауланмый барганда, 
Башка сыймас хәлләрне уздыра алганда, 
Бар танышыңны якын итеп аралашканда, 
Аларнын бәхет - уңышларына шатланганда. 
Матурлык яши изге эшләр генә кылучыда, 
Олы hәм ап-ак киләчәгенә ышанучыда, 
Табигатькә салкын карашлы булмаганында, 
Сөю учагын йөрәгендә саклаганында...
 

* * *

Кеше куңеле нечкә корал,
Бер карасаң ул елар,
Минутында елмаерга,
Сәбәбе килеп чыгар.
Кояш көн дә чыкмагандай,
Кәеф гел кутәрелми,
Елмаеп яшәсәк, дуслар,
Болыт каплап өлгерми.
Йөрмәгез бер дә боегып,
Борчуларга уенып,
Каеннарга сөйләгез сез,
Серегезне тутырып.
Җир йөзендәге пычраклар,
Чыксын юкка булып томаннар,
Килсен сафлык, ак болытлардай,
Тутырсын дөньяны яңа карлардай.
Язмыш сынар да сынар,
Көчле булганнар чыдар,
Жилле көннәр hәрчак булмас,
Исәр-исәр дә тынар...
 
 

«Бер төн»

Остәл артында, чынаяк тотып,
Суынганын да көтми генә, ашыкмый йотып,
Әниемнең җылы шәленә уранып,
Утырам төнлә иҗат илендә батып...
Нигә йокламыйсың инде, дип әни эндәште,
Аннан әти белән пышылдап нидер сойләште,
Ә уземә тулы бер көн җитми, куп нәрсә жайлап,
Берәрсе шуннан калырмы эчке дөньямның хәләтен саклап?
Коридорның ялгыз дивар лампасы,
Чәй булмэсен серле генә яктырта,
Әйтерсең лә, ул да, сундер мине дип,
Арыганмын дип, ондәп йокларга яткыра...
Әкрен генә ишетелеп куйды,
Чынаякка кагылып, кашык тавышы,
Баламнын да сизелде, менә
Әннәнә дип, елый- елый торып барышы...
 
 

* * *

Үтә көннәр, уза төннәр,
Айлар, ел артыннан еллар,
Кышлардан соң тагын язлар килә,
Минем куңел hаман берәуне сөя.
Ул минем дөньямны нык әйбәт белә,
Кәеф сурелсә, кочып кутәрә,
Яшим бер дә укенми, гомер уткәнгә,
Алыштырмам мәңге сине бутәнгә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар