Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Ләйсән яңгыр яуса иде

Омтыла табигать язларга,
Кошлар да сайрый, тыелмый.
Уемда очып еракларга,
Сагышлы җанны тыялмыйм.

Кояш нуры тамчы булып -
Ләйсән яңгыр яуса иде.
Язларымда хисем тулып -
Кошлар төсле сайрар иде... 

Омтыла күңелем язларга,
Язмыш сагышы тыелмый.
Йөрәкне ярамый тыярга,
Ул бит яратып туялмый!

Кояш нуры тамчы булып -
Ләйсән яңгыр яуса иде.
Язларымда хисем тулып -
Кошлар төсле сайрар иде...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар