Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Коръән укып...

Мин бик-бик сагынам сине,
Һавадагы ерак якын йолдызым...
Барлыгыңа килә минем ышанасым, 
Хыялымда әле бит яшисең...

Минем җаным ябырыла өскә,
Гүя син җемелдисең, йолдызым...
Очып менсәм әгәр күкләргә...
Табармынмы сине, йолдызым...

Күз яшьләремне әгәр син күрсәң,
Төшәр идең ай яктысы баскычтан.
Минем хыялымда сине күрсәм...
Сукыраям якты утлы янгыннан...

Күзләремне йомып булса иде,
Үткәннәрнең ачысын онытып...
Канатланып кайгы да, очсын иде.. 
Изге теләк телим Коръән укып...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар