Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Иң гүзәл җыр

Иң гүзәл җыр

Яшьлегемдә әрнүләр кичеп тә 
Бәхеттән өметем өзмәдем.
Ямьле күлдә аккошлар йөзгәндә
Сиңа сөю җыры әзләдем.

Бар микән шул гүзәлерәк көйләр 
Йолдызлар исеме бирерлек.
Сандугач, тургай телен өйрәнеп
Моң сузармын җаным телерлек.

Иң гүзәл,иң гүзәл җыр бүләгем
Сердәшләрем күңел гөлләрем.
Туган илемне очып әйләндем
Син канатлы иткәч иңнәрем.
19.11.2017


Яңа ел яңартсын хисләрне

Күңел күзе күреп беренче кар 
Көндә-көндә көтә Яңа ел!
Сөюләрем яңарды, Сөеклем,
Яңа учакмы яктың быел?!

Көттермә син озак, Яңа ел,
Көтәбез ак карлы яңа Кыш,
Сагышлы күңелләр агарсын,
Озаклама, айлы яңарыш!

Гашыйк күңлем бизәр хисле чыршы,
Утлы йолдыз янар таҗында.
Көтәм Яңа ел, син бит Бүләгем,
Теләк бер яңарыш назында!

Кил, Яңа ел! Җиргә! Илгә! Өйгә!
Хәбәр итеп яусын ак карлар!
Кочагыңа сарылып тоярмын,
Ай-кояштай без нурлы Парлар!!!
25.10.2017

фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аноним Энзе Нурисламовна компьютерыннан язам.Гафу итегез, мин табиб. Фойгт Энзе Нурислам якты нурлы шагыйрэ, бик курэсем килэ китабын ...Барыгыздан сорыйм,Халык,телик без Шагыйрэбезгэ Салэмэтлек!!!

    Хәзер укыйлар