Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Гайбәт тә, гайбәт!

Дөньяда шактый кешеләр,
Гайбәтеңне арттырып сөйлиләр,
Тыңлаучылар җитте, дип әйтмиләр,
Әйтерсең лә, сузләр иясенә барып җитмиләр...
Синең алдыңда ЕЛМАЙГАН булып,
Төсле битлек киеп йориләр,
Ә артыңда пыш-пыш килеп,
Баштан-аяк тикшереп яшиләр.
Үзгәртер өчен кешене, 
Үзеңнән башла диләр,
Көзгедән кара йөзеңне,
Күренәсеңме чибәр?
Пычракка батырып торганда,
Кеше арасында нинди дуслык тусын?
Үзегезгә авырлык кагылмасын,
Ул кеше урынында булырга язмасын.
Минем күңелемә якын hәм хас, 
Үз эшләре белән мәшгуль кешеләр,
Андыйлар бик аз сөйләшәләр,
Кирәк вакытта ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар