Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Булса таяныр талларың!..

Кыялы яр буен әйләнә
Ярсып-ярсып ялгыз бер кош.
Оча алмыйча өзгәләнә,
Сынган канаты, юк тавыш..

Булмый шул канатны кагынып, 
Кайгы баскач, булмый очыш... 
Бирер, кошым, Иделең талын,
Таянырсың - кочар кояш!

Хыялыңнан тик аерылма,
Онытылыр газапларың...
Яралы канат газапламас,
Булса таяныр талларың!

Зәгыйфъ диеп, кошым, елама,
Очмасаң да җырлап кара!..
Yргә омтылып, кой суларга -
Данлы моң-аваз Талларга!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар