Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Борчылма юкка...

Син моңайсаң, мин дә моңланам,
Исемеңне дәшеп уйланам...
Яратуым көчле - моңайтмам,
Киселмәсен юллар, яратам!..

Борчылма, юкка борчылма,
Яңгыр булып кар яуса да.
Җан сулышы минем антым,
Син генә моң-сазымда.

Син елмайсаң, мин дә сокланам 
Уйларыма сөеп уралып.
Кочагыңда синең җылынам
Сөю мизгеленә куанып.

Борчылма, юкка борчылма,
Яңгыр булып кар яуса да.
Җан сулышы минем антым,
Син генә моң-сазымда.

Син хыялый, мин дә курыкмам,
Юлларымда кара урманнан.
Син югалма, мин дә адашмам,
Тузынса да ачы бураннар

Борчылма, юкка борчылма
Яңгыр булып кар яуса да.
Җан сулышы минем антым,
Син генә моң-сазымда.
02.01.18.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар