Бәллүр диңгез

Бәллүр диңгез
Дулкынланып нигә диңгез шаулыйИртәнге шәфәкътә уятып...
Кыяларда парлы кошлар сайрый
Җан сагышларын оныттырып.
Yтә күренмәле бәллүр диңгез
Бәллүр диңгез... бәллүр ул диңгез
Чагылышы зәңгәр күк йөзенең
Йолдызларның, айлы төннәрнең.
Бәллүр дулкынга карап уйлансам...
Йөземдә шомлану югала...
Бар энәләр - гөлчәчәк кыяларда
Ерак диңгез таҗында алар...
Yтә күренмәле бәллүр диңгез
Бәллүр диңгез... бәллүр ул диңгез
Чагылышы зәңгәр күк йөзенең
Йолдызларның, айлы төннәрнең.
Бар энәләр - күктәге йолдызлар
Күз яшьләре диңгез алмазы...
Бәллүр дулкыннар уйландыралар...
Ничек саклый Ходай жәзадан...
Yтә күренмәле бәллүр диңгез
Бәллүр диңгез...бәллүр ул диңгез
Чагылышы зәңгәр күк йөзенең
Йолдызларның, айлы төннәрнең.
25.06.2017
Чишмә суы
Наратлы, каенлы урманымаКилә бик барасым... сагындым.
Күз яшедәй җәйге яңгырларда,
Салкын чишмә булып агармын
Күләгәдә көмешсыман чишмә
Ага, гүя искиткеч ул көй...
Җиләк-җимешле эссе җәйләрдә
Салкын чишмә суы бирә көч..!
Исеңдәме, бергә җиләк җыйдык,
Каенга сыенып серләштек...
Чишмә суын сибешеп уйнадык,
Син җиләкле иренем юдың...
Чишмә суыннан да юк тәмлесе
Сөйгән ярым синең учыңнан...
Җир суының бар серле көймәсе,
Сөйгәннәргә бүләк манзара...
кушымта:
Көмешсыман салкын чишмә
Көмешсыман салкын чишмә
Тылсым сөю чыганагы...
Сайрар кошлар кайтавазы!
21.06.2017
Тирәк мамык
Ягымлы-йомшак Идел суынУчларыма мин салдым да,
Акчарлактай кайгысыз - уйсыз
Очтым гизеп hаваны да...
Тирәк мамык оча артымнан,
Чәчләремне назлый кебек
Җил уйнатып куа hавадан,
Тирәк мамык Идел кичте!
Агып китте синең җилкәнең
Әгәр килсә агып болыт...
Яуса коеп яңгыр нишләрсең?!.
Саклар идем учка алып...
Тирәк мамык ул лачаулардыр
Без белмәгән җәйге карның...
Табигать күркәм, куанадыр,
Тирәк мамык моңайтмадың!..
Тирәк мамык оч, тирәк мамык
Назлыйсың да син очасың...
Сихри хис ямен калдым татып,
Мине җәйләрдә кочарсың!..
18.06.2017
Йөзем кырлары
Кояш жылысы гына җитмиСин бик еракта булганда...
Ямьле күренешең бит китми...
Җаныма үтеп кадалган...
Син янәшәдә вакытларда
Ай - балкыш иде минеке...
Йөзем кырлары безнең арада
Нурлы кыр сөю киртәсе?!
Нигәдер озак саубуллаштың
Иртә әле хушлашырга...
Нәкъ бүген, хәзер нык ышандым
Насыйп өлеш синең янда...
Сагышымнан җаным сызлана
Татлы йөзем минсез ачыдыр
Синсез таңнарым да томанда
Очамын, ач дәрт кочагың!
Йөзем кырлары безне каплый
Нурлы кыр сөю иртәсе!
Бердәм яратып яшәү татлы...
Йөзем шәрабе тәменнән!
23.05.2017
Югалтулар аша табыш
Миңа барда җитә тормышымдаБәхетем дә... бәхетсезлегем...
Дуслар сөенә уңышларыма
Бүләк итеп чәчәк бәйләме!..
Кемдер күрсәтә ваемсызлыгын
Аклы-каралы язмышымда...
Ходаем биргәли ак сукмагын...
Бирә яктылык балкышын да
Авыр аякта басып калырга
Бик тар ак буйның кырыенда
Мин салкын җилләр аша ак буйга
Омтылам догам ышыгында!..
Рәхмәт Ходаем, яшәү бәхетенә
Яңа таңнар, яңа көннәр өчен
Рәхмәт Сиңа, ышаныч бәхетенә
Югалтулар аша табыш өчен...
17.05.2017
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.