Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Бәхеттән елармын...

Агачларга элеккечә яшәргә

(Әтием сугыштан кайткач язган...)
Фойгт Энзе Нурислам төзәтелгән тәрҗемә.

Каен hәм нарат гел серләшерләр:
Гәпләшеп узырлар көннәре.
Ике солдат монда күрештеләр.
"Кайтырбыз" дип алар суз бирде.

Ташчык аша яңгырап йөгерә,
Көмешсыман елга агымы.
Суз бирде җиңеп кайтырга кире
Ике солдат туган ягына.

Ә каен hәм нарат масаючан
Басып торалар матурланып.
Түзем алар, көтәләр сугышчан,
Кайтыр диеп тугры дусларын.

Тик солдатлар изге калкулыкка
Кайта алмады һич тә кире:
Калды мәңге Дунайда, кайтмаска,
Кочагы җылы - йокы җире.

Белмим, кайтырмы вакыт әйләнеп.
Калкулыкта гаҗәп гөлбакча.
Ә агачлар язын яшелләнеп,
Көтә киткән дусларын hәрчак...
09.08.2017


 

Өйдә

Чит илләрне гизеп кайттым,
"Баллы" тормышны күреп.
Кар яуганда җәйгә бардым,
Төнемдә таңга күчтем.

Сөрелгән кеше сыман мин,
Оҗмах булсада "упкын".
Бик сагындым туган илем
Иделем йомшак суын.

Яраннарым көтә өйдә,
Кактусны сыйпап булмый.
Исле гөлем тәрәзәмдә,
Минем кулым аны назлый.

Татлы тормышым, мин өйдә,
Йөрәккә туган җир кирәк.
"Баллы" ризык булсын төштә,
Тансыгы өндә бигрәк..!

Гөрләвекләп яусын яңгыр,
Кышларда энҗе карлар.
Сайрасын кошлар моңлы җыр,
Булсын өйдә балалар..!
10.08.2017

 

Кичер мине,  авылым

Кайтыр идем кичеп упкыннар
Гөлгә күмелгән аулыма...
Тартыла күңел сезгә таллар,
Былбыл җыр җәйгән юлыма.

Кичер мине,кайта алмасам,
Кичер, минсез җиһан яңарса,
Кичер, чишмәдән су алмасам,
Кичер,канатым юлда талса...

Иң гүзәл чәчәкле кырларым,
Саф hавалы урманнарым...
Иң гүзәл чишмәле җырларым,
Сагыштан сайрый моңларым.

Кичер мине,кайта алмасам,
Кичер, минсез җиһан яңарса,
Кичер, чишмәдән су алмасам,
Кичер,канатым юлда талса...

Калсам җыр булып җырланмаган,
Шигырем көйгә салыгыз...
Очармын таңда томанланган,
Җырланмаган җыр тыңларсыз...
27.07.2017

 

Зур илдәге ямь бөртеге...

Шул кадәр зур иркен дөньяда,
Мин ерак синнән, бик ерак...
Минут саен, җаным, уемда,
Зур илдәге безнең почмак...

Кара болыт капласа галәмне,
Кояш бер көн сүнсә мәңгегә,
Йолдызлар атыр сүнмәс шәмнәрне
Гөмерләр биреп сөйгәннәргә!

Онтылам ялгызым кичләрдә,
Сүнми әле өмет шәме...
Син - ерак-якын наз хисләрдә,
Зур илдәге ямь бөртеге...

Кара болыт капласа галәмне,
Кояш бер көн сүнсә мәңгегә,
Йолдызлар атыр сүнмәс шәмнәрне
Гомерләр биреп сөйгәннәргә!
26.07.2017

 

Иркәләрем-юкәләрем!

Инеш буенда юкә чәчәк ата,
Yтеп кермәгән монда эсселек.
Тирә якка баллы хуш ис тарата,
Юкәләр таҗы алтын чәчәклек.

Гасырлар буена үскән
Бал чәчәге - юкәләрем,
Инеш буе - минем юкәм
Иркәләрем - юкәләрем!

Кояш балкышы сез,татлы юкәләр
Җәй көннәренең иң якты нуры!
Назланып телимен серле теләкләр
Күк йөзендә таҗ балкышы сары!

Гасырлар буена үскән
Бал чәчәге - юкәләрем,
Инеш буе- минем юкәм
Иркәләрем -юкәләрем!

Кояш нуры чакыралар юкәләр,
Тармаклары хуш исле -җилләткеч.
Күбәләкләр кичен очып киләләр,
Юкәләр -күркәм бүләк искиткеч!

Гасырлар буена үскән
Бал чәчәге - юкәләрем,
Инеш буе - минем юкәм
Иркәләрем - юкәләрем!
25.07.2017
 

Бәхеттән елармын...

Терелтер Бәхет өмет сүнмәсә,
Ышаныч яшәсә йөрәктә...
Юлымда Бәхет читләп үтмәсә,
Җаным иркен юллар көтә.

Юл читендә үсә яшь каеннар
Сагынудан йөрәгем яна...
Яңгыр да елый, ерак аралар
Каеннардан, Бәхет, аерма.

Гүзәл җирне назлап кояш чыгар
Яшәү мәгънәсен нурландырып.
Сезгә ашкына куңел, каеннар,
Бәхеттән елармын... сыенып.
21.07.2017
 

Син

Кинәт кояшлы аяз көнемне
Каплады очып кара болыт,
Томан басты яшьле күзләремне,
Кулың кочты мине юатып.

Син - бер генә куанычым,
Син - бер сүнмәс бар өметем,
Син - рухым, бар таянычым,
Син - Бүләгем, Син - Бәхетем.

Күз яшеннән тукылган дөньямда
Бердәнбер назым, елмайтучым.
Хыялларым минем кырылганда,
Яшәп, җанымны кайтаручым..!

Син - бер генә куанычым,
Син - бер сүнмәс бар өметем,
Син - рухым, бар таянычым,
Син - Бүләгем, Син - Бәхетем.

Яшим яратканга яратылып,
Туктар йөрәгем яратмасам.
Иманымда яшимдер нурланып,
Догамны сиңа багышласам.
10.08.2017



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез,исемем аноним. Мин очраклы рәвештә Энзе Фойгт Нурислам янында бу мизгелдэ.Мин медсестра. Мин укыйм сокланып-елап шагыйрэнен шигырьлэрен. Искиткеч чиста кунелле ханым ул.Булса иде шундый кешелэр бик куп.Авытмасыееар иде алар..............

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шатланып, сокланып укыйм узенчэлекле шигырь юлларын, халык шагыйрәсе Фойгт Энзе Нурислам .Минем ихтирамым Сезгэ.Татар телен яшэтуче ханым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исэнмесез. ,,Соембикэ " журналында бастырылган шигырьлэре очень Энзе Фойгтка бик ЗУР рэхмэтемне эйтэсем килэ.Татар халкынын горурланырлыгы бар, арабызда шундый талантлы язучыларыбыз булганда.Рэхмэт.

        Хәзер укыйлар