Бәхетем дәвамы

Бәхетем дәвамы
Сагындым, ник син шулай якын соң,Уйланам тынлыкта, борчылам...
Сагышым яңара ник көннән - көн,
Мин зарланмыйм, зарым моңлана....
Зур булды шул безнең бәхет,
Язмыш кушты өзелергә...
Бәлки җирдә андый бәхет,
Юктыр, тиң булырлык безгә?!.
Бәхетем – сине сөю моңымда
Күңел уйлый, елый, борчыла.
Ялгызым йөргәндә болыннарда
Бар чәчәкләр миңа ачыла...
Зур булды шул безнең бәхет,
Язмыш кушты өзелергә...
Бәлки җирдә андый бәхет,
Юктыр, тиң булырлык безгә?!.
Күккә карыйм,җирне тынып тыңлыйм,
Җаның-күктә, җирдә, судамы?!.
Минемдер ул моңым, шуңа җырлыйм,
Хатирәм - Бәхетем дәвамы!..
16.08.2017
Ин Ша Аллах...
Гасырдан гасырга атлый заманНик туктамый сугыш дөньяда,?!
Килер саф намуслылык берзаман,
Яшәр кешелек пакъ иманда.
Парсызлар да парлы булырлар,
Шиңгән гөлләр дә яңарырлар,
Бәхетсезләр бәхет табарлар,
Ин Ша Аллах... Ин Ша Аллах...
Гасырдан гасырга атлый заман
Җир гүзәллеге юктыр беркая...
Сөеп, сөенеп яшибез hаман,
Наздан җан очар әллә кая!..
Парсызлар да парлы булырлар,
Шиңгән гөлләр дә яңарырлар,
Бәхетсезләр бәхет табарлар,
Ин Ша Аллах... Ин Ша Аллах...
17.08.17
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.