Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Август, август…

Август, август…

Август, август, инде агачларга
Элсәң дә син әз-мәз сары төс.
Борын төбендәге сентябрьгә
Сер бирмәсләр кебек алар тиз.
Үләннәрең хуш исләр тарата,
Җәй башыннан хәтта уздырып.
Сөенәләр, әгәр җил-егетләр
Чәчкәйләрен китсә туздырып.
Кояшың да һаман безне назлый,
Ерак әле кышка, суыкка.
Бик каласым килә, август ае,
Сиңа гына хас бер тынлыкта.


Август киче
Август кичләрендә, сине сагынып,
Шигырь тезәм ике арага.
Җавап килер синең тарафыңнан,
Шифа булып минем ярага.
Ярам минем – сине юксынуым
Сыкрап кына үзен сиздерә.
Вакытлыча булган аерылуны
Ул үзенчә шулай белдерә.
Август кичләрендә, сине уйлап,
Йолдызлардан табам юаныч.
Аерылулар кабат исбатлыйлар
Яратулар икән  таяныч...
Түземлегем җитәр озакка, дип,
Айны гына юри алдадым.
Минем йөрәк синсез типмәгәнен
Август кичләрендә аңладым.
           

  ***
Тулы кәрзиннәр иңендә 
Чагу августның.
«Тәмен татып калыгыз», – ди
Сусыл карбузның.
Алмаларының хуш исе
Җанны иркәли.
Сентябрь бераз көнләшеп,
Аңа үпкәли.


            ***
Көзнең тукымасы парча
Күзнең явын алырлык.
Озакламый тирә-якны
Булмас инде танырлык.
Яшеллеген яшерерләр
Таллары-тирәкләре.
Әвәрә килеп сайларлар
Алтынсу бизәкләрне.
Үзләренә генә хас бер
Төскә керер каеннар.
Сагынып, зарыгып көткән
Әлдә шушы фасыл бар.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ихлас кунелемнэн шатмын Люция Аблеева шигырьлэен яратып укйм...ни дисэгез...аларда мэгънэ БАР!!!

    Хәзер укыйлар