Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Агачларга элеккечә яшәргә

Агачларга элеккечә яшәргә

Әтием истәлеге...

Каен hәм нарат гел серләшерләр:
Гәпләшеп узырлар көннәре.
Ике солдат монда күрештеләр.
"Кайтырбыз" дип алар сүз бирде.

Ташчык аша яңгырап йөгерә,
Көмешсыман елга агымы.
Сүз бирде җиңеп кайтырга кире
Ике солдат туган ягына.

Ә каен hәм нарат масаючан
Басып торалар матурланып.
Түзем алар, көтәләр сугышчан,
Кайтыр диеп тугры дусларын.

Тик солдатлар изге калкулыкка
Кайта алмады һич тә кире:
Калды мәңге Дунайда, кайтмаска,
Кочакта җылы - йоклар җире.

Белмим, кайтырмы вакыт әйләнеп.
Калкулыкта гаҗәп гөлбакча.
Ә агачлар язын яшелләнеп,
Көтә киткән дусларын hәрчак...

 

Кышкы шәмнәр сүнделәр

Кояш нурлары коела
Җем-җем офык читеннән.
Сагышым эреп буяла
Күк матур төсләренә.

Һавада син күрәсеңме
Сагышымның сарысын?!
Курсәң - мин ул, беләсеңме,
Син танырсың... танырсың.

Кояш нурлары коела,
Кышкы шәмнәр сүнделәр.
Миңамы шулай тоела,
Нурлар җанга үттеләр?!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар