Урланган киленнәр бәхете

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

Питрәч районы Шәле авылыннан Вахитовлар гаиләсе

– Йөрмичә, тотып кына урлады ул мине... Читтән күзәтеп кенә йөргән. Мине озата кайткан егетләрдән дә сораштырган. Алдан белмәдем дә. Клубта берьюлы берничә егет килеп ябышкач, аңладым инде... Әле мин яшь, очрашып та йөрмәдек бит дип уйлаганымны хәтерлим... Әти-әнигә хәбәр килеп ирешкәч, әти алырга барырга уйлаган. Сөешеп йөрмәгәч, яши алмас дип борчылгандыр инде. Әби чыгармаган... Аның үзен дә шулай урлап алып кайтканнар.
Мөршидә апа сөйләгән бу тарихны тыңлап утырып, мин сүзсез калдым. Диванда тезелеп утырган гаиләсен – балаларын, оныкларын күзәтәм. Алар бар да елмая. Иң кызыгы алда булды әле...

Мансур белән Мөршидә
Питрәч районы Шәле авылына Татарстанның чираттагы матур, үрнәк гаиләсен эзләп килдек. Бу авылның үзенчәлеген – кыз урлау йоласын ишетеп белсәм дә, шундый гаиләнең берсе турында язачагымны күз алдына да китермәдем. Йортта гомер итүче өлкән кешеләр – Мансур абый белән Мөршидә апа кырык ел бергә яшиләр икән инде. Әйе, Мөршидә апаны урлап алып кайткан Мансур абый.
– Ерак йөрмәдем мин. Болай да оялчан, тыйнак егет идем. Үзебездән ерак түгел генә яшәүче Мөршидәгә күз төште. Чамалап кына артыннан күзәтеп йөрдем, ниндирәк кыз икәнен белештем дә, тәвәкәлләдем. Безнең авылда йоласы шундый – кызларны урлап алып кайталар. Мөршидәнең әбисенә рәхмәт, зирәк карчыкның сүзен тыңлап, әтисе эзләргә чыкмаган. Хатынымнан уңдым, исән-сау гына булсын, – ди Мансур абый.
Хәер, Мөршидәне әтисе барыбер таба алмас иде. Кызны йортка алып кайтмыйлар. Эзләп тә тапмасыннар өчен, аны башка туганнарында яшерәләр. Шуңа күрә бу гаиләдә җиңгиләре Тәскирә апаны бик якын итеп искә алалар. Килен буласы кызларны үз өендә каршы алып, иртәнгә кадәр саклап тота ул, серне саклый. Кызларны диюем юкка түгел, Мансур абый белән Мөршидә апаның ике улы Радик белән Фәрит тә – кыз урлап өйләнгән егетләр.
– Шулай өйләнү күпкә яхшырак дип уйлыйм мин, – дип дәвам итә Мансур абый. Берничә ел буе очрашып йөреп, бер-береңнән туеп беттем дигәндә өйләнешәләр дә, аннары килешә алмыйлар. Ә болай яшәгән саен мәхәббәт арта гына. Аллаһка шөкер, Мөршидәне бик яратып яшим.
Әнә шулай яшәп китәләр... Төп йортта бер генә дә түгел, ике кайнана, ике кайната белән яшисе – Мөршидә апа килен булып килгәндә әби-бабайлар да исән була. Алты ел бергә гомер иткәч, олы малай буларак, Мансур абый өй җиткереп, үз гаиләсе белән башка чыга. Ул вакытта уллары Радик туган була инде. Фәрит исә яңа нигездә дөньяга килә. Эшләрен көйләп, сорыйсы җирдән сорап, тулы гаиләләре белән төп йортта җыелган алар бүген. Радик белән Диләрә, Фәрит белән.... Диләрә. Вахитовлар гаиләсендә ике килен – икесе дә Диләрә. Айсылу белән Инсаф, Камил белән Кәримә – оныклар да мәктәптән, бакчадан сорап калганнар, очрашуга әзерләнгәннәр. Оеша белү, бердәм булу, әти-әнинең сүзен тыңлап күңелен күрергә тырышу – олылау инде бу, хөрмәт билгесе...  13 ел дәүләт автоинспекциясендә эшләгәннән соң хәзер Радик Эчке эшләр буенча министрлыкның автохуҗалыгында хезмәт итә. Хатыны Диләрә – бакчада тәрбияче. Радик белән Диләрәнең ничек өйләнешкәннәрен чамалыйсыздыр... Әти-әнисен дә уздырырга булган Радик, ахрысы.

Радик белән Диләрә
– Диләрә белән биш-алты тапкыр гына очраштык. Аның чоры да шундый туры килде – ул вакытта шулай берничә егет өйләнде авылда. Миңа 19 яшь, Казанның автотранспорт училищесында өченче курста укый идем. Ә Диләрәгә... 17 яшь. 11 нче сыйныфта укый. Ул көнне туйга барасы идек, иптәш малай өйләнә. Мин Диләрәне урларга булдым, әти-әнигә әйттем. Март ае иде ул, көндез түбәгә боз ватарга менгәнемне хәтерлим. Уйландыргандыр инде, боз ватам дип түбәне тишкәләп бетергәнмен. Хәлемне шуннан аңлагыз инде... Кич дусларга әйттем, өйләнәм, дим. Алар да кире уйлатырга тырышты, өйләнмә, яшь бит әле, бергә йөрибез, күңелле бит, диләр. Кайтабыз шулай, үзем рульдә, дуслар да безнең белән. Машина ватылды дигән булып, Тәскирә җиңгинең капка төбендә туктадым. Егетләр машинадан төште дә, Диләрәне эләктереп алдылар. Диләрә шул вакытта баганага ябышты, дүрт кеше аны аерып ала алмыйбыз. Шуннан өйгә кердек. Диләрә ишекне берүзе этә, без дүрт малай тартабыз, аны җиңә алмыйбыз. Менә шундый шок хәлендә калган ул, каян килгән кыз балага шулкадәр көч дип шаккатырлык, – дип искә ала өйләнү тарихын Радик.
Диләрәне дә җиңгиләре өенә яшерәләр. Әтисе тапса, алып кайтып китүе көн кебек ачык. Андый хәлләр дә була икән. Кайбер кызлар үзләре дә чыгып кача ала, диләр. Мәктәпне тәмамларга да өлгермәгән кызны шулай урлап  алып кайталар Вахитовлар йортына. Радик белән Диләрәнең кызлары Айсылу да 11 нче сыйныфта укый хәзер. Үз кызын шулай урлап китүләренә Радик, ай-һай, әзер микән?..
Җиңгиләр йортында бер төн качырып тотканнан соң, Диләрәне үз йортларына алып кайта Радик. Ә анда табыннар әзерләп, коймаклар пешереп каршы алалар. Эш егетнең әти-әнисе Мансур абый белән Мөршидә апага күчә. Алар иртән кызның әти-әнисе янына, насыйп булса, булачак кода-кодагый янына сөйләшергә төшәләр...
– Өйләнәм дигән улыңа нәрсә дисең... Ул вакытта колхоз хезмәт хакын тоткарлый, бирми иде, акча ягы да авыр. Каршы килерсең, катышырсың да, йөргән кызын бүтән кеше алып китәр, гомере буе өйләнә алмый йөрер... Андый гыйбрәтләр дә булды инде авылда. Барысын да уйладык. Курку да бар, кеше баласы бит, җаваплылыгы да зур аның. Хәзер инде үткән-беткән. Үзе бер кызык итеп искә алырлык тарих! – ди Мансур абый.
– Малай өйләндерү дә, кыз бирү дә авыр инде ул, безнең йола буенча бигрәк тә. Кызның әтисе алып кайтып китсә дә күңелле түгел, кеше шикләнә башлый, ул кызга яңадан егетләр карамавы да бар бит. Кайткан кызга да рәхәт түгел. Шуңа күрә барысын да уйлыйсың инде. Безнекеләр, шөкер, исән-имин матур гына яшәп киттеләр, – дип сөенә Мөршидә апа. 
Олы киленнәре Диләрәнең төп йортка килгәненә унсигез ел булган. Үз әти-әнисе белән яшәүгә караганда, Вахитова булып озаграк яши инде ул. Эшне дә кайнанасыннан күреп өйрәнә. Уйлап карасаң, япь-яшь кыз баланы гаиләгә алып, аны үз кызың кебек үстерү, ире өчен зирәк хатын, яхшы әни итеп тәрбияләү эшләре дә кайнанасы Мөршидә апа җилкәсенә төшә. Шушы гаиләнең кәүсәсенә яшьләй беркетеп куйган, матур гына үсеп китеп, җимеш бирүче агач ботагы кебек ул. Аерыйм дисәң, ул агачтан аны аерып та булмый, бербөтен булып  үскән – нәселгә бер кыз, бер малай бүләк иткән төп йорт килене...

Фәрит белән Диләрә
Фәрит белән Диләрә – сыйныфташлар. Бер парта артында утырып, бергә укып, мәктәпне тәмамлаганнар. Аннары Фәрит, абыйсы кебек, техникумга укырга керә. Укуын тәмамлагач кына сыйныфташы Диләрәне «күреп ала». Әйе, тормышта шулай да була – бергә укып, көн саен очрашып торганда бер-береңә ияләшеп бетәсең, күз төшәр кыз яисә егет итеп карамыйсың да әле классташыңа. 
– Җиде ай очрашып йөрдек Диләрә белән. Ул вакытта инде кыз урлау йоласына алмашка сорап өйләнү гадәте керә башлады авылда. Атнага бер көн клубка чыгабыз, мин шул көнне машина белән Диләрәне алып төшәм, дус кызлары да безнең белән бара. Урлама, сорап кына алырсың, дип үтенгән иде Диләрә. Декабрь аенда шулай эшләрбез дип ышандырдым. Ләкин августта өйләнергә уйладым. Клубтан төшеп барабыз шулай, Диләрә минем янда, кызлар артта утыра. Малайларны кисәтеп куйдым, алар «буханка» УАЗ машинасы белән Сабантуй уза торган җирдә көтеп тора. Дус малайның туган көне, котлап килергә кирәк дип, шунда бордым машинаны. Килеп туктауга, Диләрәне малайлар белән күтәреп алып китеп тә бардык. Арт ишекләрне ябып, кызларны чыгармадык. Тәскирә җиңгиләргә алып кайттык аны да. Диләрә елый, син миңа декабрьдә дидең бит, урламыйм дидең бит, ди... – дип искә ала Фәрит. Әйе, Мансур абый хаклы: искә алып сөйләрлек, оныклар кызыгып тыңларлык матур тарихы бар Вахитовларның. 
Фәрит белән Диләрә Казанда яшәүне кулай күреп, өйләнешкәч тә шәһәргә күченәләр. Фәрит Таттехконтроль хезмәтендә эшли, Диләрә – балалар стоматологиясендә шәфкать туташы. Ял көннәрен дә, отпускларын да авылда уздыралар.
– Кайчан кайтсак та, якты йөз белән каршы алалар. Килендәш Диләрә белән дә дус без, ерак туганнар да әле, өстәвенә. Җәй көне балалар монда кайта, бергә үсәләр, – ди кече киленнәре Диләрә. – Казан белән авыл арасы якын, юллар киң безнең якка. Шуңа күрә кайтып йөрүнең бер авырлыгы да юк. Фәрит белән икебез бер авылдан булгач, бер якка кайтуы да уңайлы. 

Бердәмлектә – көч
Әнә шулай олы малайның ризыгы әти-әнисе янында булгач, Радик төп йортта яшәп кала. Балалар белән бергә яшәүнең бер кыен ягын да тапмыйм, ди Мөршидә апа. Балалар көне буе эштә, ә оныклар алар карамагында. Иртән ашатып мәктәпкә озаталар, кич каршы алалар. Мансур абый машинасына утыртып җитез генә мәктәпкә илтеп үк куя. Яшь чагында шофер-крановщик булып эшләгән гаилә башлыгы. Аннары 11 ел  заправкада хезмәт иткән. Хәзер дә эштән туктамаган, Транспорт министрлыгының бер оешмасында сакта тора. 
– Көннәребез бик шөкер. Балалар да, оныклар да, киленнәр дә «әти-әни» дип кайталар, китәләр. Динебез тыйган әйберләрдән ерак яшәргә тырышабыз. Җомгага мәчеткә йөрим, гает намазларына малайлар да миңа иярә. Оныклар дога өйрәнәләр, әлһәмдүлиллә. Күңелләрендә иман бар,  – дип куана Мансур абый. Шәле – бик зур татар авылы. Яшәгән кешегә монда да мөмкинлекләр күп. Балалар өчен бакча да, мәктәп тә эшләп килә. «Барлыгы 230 дан артык бала укыйбыз, барлык фәннәр дә татар телендә», – ди оныклары Айсылу. 
– Әти-әни белән һәрвакыт киңәшләшәбез. Алар ничек әйтсә, шулай эшлибез. Безгә мәктәп яшеннән шулай өйрәтелгән – олыларга карата хөрмәтне күреп үстек. Аларга авырлык китермәскә тырышабыз. Эшкә киткәндә күңелебез тыныч. Әби-бабай янында булганда оныкларга да рәхәт, алар тәрбиясендә үсәләр. Радик эшкә иртә китә, кич кайта. Балаларның икесен дә әбиләре үстерде, дисәм дә була. Кайнанам белән кайнатам үзләре дә әби-бабайны тәрбияләделәр. Аерым торсалар да, һәрвакыт бергә булдылар, соңгы юлга да бездән озаттык. Әни таба ризыклары да күп пешерә. Нәрсә әзерләсә дә, әби-бабайга төшерергә куша иде, – ди киленнәре Диләрә.
– Бердәмлектә – көч. Яшьләр нишләсә дә сөенәбез генә, тормышның артуы гына бит ул, – дип киленен куәтләп ала Мөршидә апа да. Ул үзе пенсиядә хәзер. Шулай булса да, тик торырга ияләнмәгән. «Универсаль кеше ул безнең әни», – дип көлә уллары. Өчәр сыер асраган еллары да булган. Умарталары бар Вахитовларның. Мөршидә апа озак еллар Казанга барып сөт, каймак, эремчек саткан. Ун ел кохоз базарына йөргән, аннары Адоратский урамындагы базарга күчкән. Казанга чыгып китүләре бер дә бушка узмый аның, шул саткан белән тормыш итә гаилә. Колхоз хезмәт хакы бирмәгән елларны хатынына көянтә асып сату итәргә чыгып китәргә туры килгән чакларны искә ала Мансур абый : 
– Ул елларны авылда бишәр көтү чыга иде. Күпчелек кеше шулай Казанга барып сөтен, каймагын сатты. Бишәр капчык бәрәңгегә кадәр алып чыгып китә иде. Автобуска озатып куям, үзем кызганам, үзем артык иркәләргә дә куркам. Ничек сатып кайта бу дип аптырый идем. Сату итү бер дә җиңел эш түгел бит. Атна буе иңбашыннан көянтә төшмәде Мөршидәнең.

Диләрә Вахитова: "Балалар белән дә, үзара да гел татарча сөйләшәбез. Әби-бабалардан калган йолаларны оныкларына сөйләп, әти белән әни туган телгә карата мәхәббәтне балалар күңеленә кечкенәдән салдылар. Балаларны өйрәтәсе юк, алар барысын да бездән күреп кабатлый. Бакча да, мәктәп тә татар телле булгач, ул яктан дә бәхетле без".

Аш бүлмәсендә тагын бер урланган киленгә тап булдым. Иркенләп сөйләшсеннәр дип, Мөршидә апаның энесенең хатыны Гөлниса ханым ярдәм итәргә, табын әзерләшергә килгән. Утыз ел элек Башкортстанда яшәүче кызны туйга шаһит булып килгән җиреннән урлап алып калганнар. 
– Бу гаиләдә калганыма беркайчан да үкенмәдем. Сеңелләре кебек якын күреп яшәделәр. Алты килен без, алтыбыз да дус, тату яшибез. Җизнигә рәхмәт, һәрвакыт ачык йөз күрсәтте. Балалар кечкенә вакытта мунчага чакыралар, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар иде. «Мөршидә апаларда кыш көне дә алма, грушалар бар», – дип әйтә торган иде балалар. Һәрвакыт күңелләрен күреп, сыйлап җибәрә белде. Киленнәрегез дә кызларыгыз кебек бит, дип әйтәм үзләренә дә. Мөршидә ападан башка бер эш тә эшләмибез. Апа, утырып кына торсаң да ярый, кил генә, син булгач рәхәт, дим. Менә бит, бик дөрес адрес биргәннәр сезгә, шулкадәр лаек гаилә, – дип мактап туя алмый Гөлниса ханым. 
Олы яшьтә нинди мәхәббәт инде ул, диләр... Бергә җыелып эшләгән җирдә дә күп ашамый Мансур абый, кайткач Мөршидәм пешергән ризыкны ашый алмыйм алайса дип, һәрвакыт урын калдыра, дип, гаилә серләрен чишүен дәвам итә Гөлниса апа. Хатының нәрсә алса, шуны яратып кию, бөтен әйберне сөйләшеп, киңәшләшеп эшләү – менә шул була түгелме мәхәббәт? Әти-әниләрен ял иттерү теләге белән санаторийга юллама алып биргәннәр Радик белән Диләрә. Анда тынычлык юк, көне буе бер процедурадан икенчесенә йөреп арыдык дип, үз йортларын сагынып кайтканнар. «Малларымның  исенә кадәр сагындым. Шулар арасында йөргәндә бөтен уйларым тәртипкә килә, үзе бер ял», – дип, әтиләренең сөйләвен көлеп искә ала малайлар. 
Ә диванда гаилә тарихын тыңлап утыручы оныкларның күзләре янып тора. Камил белән Инсаф та, бәлки, киләчәктә әби-бабай йортына сөйгән ярларын алып кайтырлар. Урларлармы, заманага туры китереп сорап алырлармы, анысын вакыт күрсәтер. Ләкин берничә елдан бу гаиләдә зур үзгәрешләр күрәсе килә. Ике йодрык – бер дистә булып кына калмыйча, ике малайга тагын берәр бала насыйп булсын, тормышлары тагын да түгәрәкләнсен, дип теләдем. Мондый гаиләләр ишле булырга, күп булырга тиеш!


Алсу ШАКИРОВА
Фото, видео: Анна АРАХАМИЯ

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 11 июль 2022 - 21:54
    Без имени
    Чыннан да, үрнәк булырлык гаиләләрнең берсе алар Вахитовлар. Бу гаиләне белсәм дә, тарихларын белми идем. Бик кызыклы икән шул!
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда